Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 декабрь 2021, 10:19

Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!

Түбән Карыш авыл мәдәният йорты быел да Яңа елга матур әзерлек белән килә.

Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!
Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!

 

Түбән Карыш авыл мәдәният йорты быел да Яңа елга матур әзерлек белән килә.

Авыл мәбәният йорты бүген чын мәгънәсендә әкият илен хәтерләтә. Мәһабәт бинаның тәрәзәләренә эре-эре кар бөртекләре “кунган”. Бина алдына Яңа елның төп символы — купшы чыршы урнаштырылып бизәлгән, кичләрен Яңа ел утларын балкытып ерактан ук сәламләп тора. Ә чыршы тирәли... әкият геройлары хороводка “баскан”.

Кыш Бабай белән Карсылумы? Бар алары да. Әнә бит, мәдәният йортының ишеге алдыннан урын “алганнар”.

Бу могҗизаны авылдагы мәдәният йорты хезмәткәрләре Рамил Фәүзетдинов, Лилия Фәүзетдинова, Рида Гомәрова һәм аларның гаилә әгъзалары булдырган. Ә сыннарны фанерадан кисеп пенсия яшендәге авылдашлары Вәрия Закирҗанова эшләгән.

—Әлеге вакытта тау эшләү белән мәшгульбез. Яңа ел һәр кешенең көтеп алган бәйрәме. Аны матур, истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз, — ди мәдәни чараларны оештыручы, мәдәният эшенә җанын, бар күңелен салып эшләүче Лилия Фәүзетдинова.

Лилия Фәүзетдинова фотолары

Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!
Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!
Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!
Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!
Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!
Түбән Карыш авылы халкы Яңа елны каршыларга әзер!
Автор:
Читайте нас: