Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 декабрь 2021, 09:11

“Пушкин картасы” Балтач үсмерләрен Асавка авылындагы музейга алып килде

"Пушкин картасы" проекты ярдәмендә Асавка авыл китапханәсендә "Безнең авыл Герое. "Бөек Ватан сугышы" темасы аерым урын алып тора” дигән экскурсия үтте.

Чара Советлар Союзы Геройлары, безнең киләчәгебез өчен көрәшүчеләр турында сүзләрдән башланды. Без горурланган шәхесләрнең берсе — Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Улмас Шакирович  Шакиров. Балалар Геройның биографиясе, Улмас Шакирвичның шәхси әйберләре, альбомнары, газета кисемнәре, фоторәсемнәре һәм яраткан китаплары белән таныштылар. "Ватаныбыз Геройлары белән көчле" викторинасында уйнадылар, анда балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр.

Мондый чаралар балаларның Ватаныбызның героик сәхифәләре турында белемнәрен киңәйтә.

Мәгълүматлар һәм фотолар социаль челтәрләрдәге битләрдән

“Пушкин картасы” Балтач үсмерләрен Асавка авылындагы музейга алып килде
“Пушкин картасы” Балтач үсмерләрен Асавка авылындагы музейга алып килде
“Пушкин картасы” Балтач үсмерләрен Асавка авылындагы музейга алып килде
Автор:
Читайте нас: