Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 декабрь 2021, 08:15

Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә

Балалар иҗаты үзәгендә югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы Илфат Фатих улы Хәйдаровны үсмерләр хөрмәт итә, аңа ышана.

Шулай булмаса район мәктәпләренең 4, 6, 8 коласс укучылары һәр көнне дәресләрдән соң бирегә җыелып һөнәр нечкәлекләрен үзләштерер идемени?!

Укучыларны композиция, формалаштыру һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә белем нигезләре белән таныштыра белгеч. Халык кәсепләренә карата танып-белү кызыксынучанлыгын һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә ару-талу белми эшли ул.

Материалларны Илфат Фатих улы җәйләрен үзе әзерли.

—ДВП кебек материаллар белән райондагы әйдәүче эшкуар Рәфис Садыйков тәэмин итә. Аңа бик рәхмәтлебез, — ди педагог.

Үсмерләр агачны бизәкләп кисү, агачны яндырып бизәкләр төшерү серләренә төшенәләр. Такта кисәкләренә төшереп эшләгән открыткаларын әти-әниләренә, дусларына бүләк итәләр.

Кызлар да йөри берләшмәгә. Алсу Таһирова, мәсәлән, агачны яндырып сурәт төшерә. Динар Нуриев мәче сынын сувенир, Данил Әхмәтҗанов үзенең йолдызнамә билгесен эшли. Булат Хәйрисламов агачны бизәкләп кисеп бүре сынын гәүдәләндергән. Булат “Только смелым покоряется огонь!” дигән республика конкурсында беренче урын яулаган һәм диплом белән бүләкләнгән.   

Үсеп килүче буын вәкилләре күңелендә эстетик зәвык, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә бар булмышын салып эшли Илфат Фатих улы.

Автор фотолары

Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Балтачта “Сувенир” берләшмәсендә үсмерләр теләп шөгыльләнә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: