Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 декабрь 2021, 09:24

Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте

Балтач районының Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” йола бәйрәме узды.

Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте
Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте

 

Балтач районының Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” йола бәйрәме узды.

Быел “Каз өмәсе” Венера һәм Фәнзил Хәбировлар хуҗалыгында узды. Үз хуҗалыкларында алар ел саен 15-20 баш каз үстерәләр.

Иртә таңнан авыл халкына гына билгеле булган мәшәкатьләр башланды: әзерлек эшләре: мунча ягу, каз сую һәм, әлбәттә инде, каз мамыгын йолку.

Мамык йолку — ул күмәк эш, аңа хуҗабикә күршеләрен һәм дусларын чакыра. Казлар йолкыганда кызлар бер-бер артлы җырлар җырладылар, шаярыштылар, үзара йолку осталыгында ярыштылар, шулай ук үзләренең иң яшерен теләкләрен әйттеләр. Казларның барысы да йолкынгач, бәйрәмнең иң матур һәм якты өлеше килеп җитте. Милли киемнәр киенгән кызлар, иңнәренә каз түшкәләре салынган көянтәгә каз түшкәләрен элеп, авылның бөтен урамы аша якындагы чишмә янына уздылар, түшкәләрне Салкын, чишмә суы белән юдылар. Юлда кызлар баян моңнары астында җырлар җырладылар, киләсе елда ишегалларында кош-корт тагын да күбрәк булсын өчен, барысы да муллыкта һәм бәхеттә яшәсеннәр иде дигән теләкләр теләп каз каурыйлары тараттылар. Сулык янында алар җыр-бию белән чын күңел ачулар оештырдылар.

Бәйрәм хуҗабикә йортында тәмамланды. Кунакчыл Венера Фәтхелбаян кызы әзерләгән мул табын артында барысы да сыйланды, бер-берсенә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык теләделәр.

Бу күркәм чара "Аек авыл" проекты чикләрендә, авыл мәдәният йорты һәм Балтач районындагы Мишәр тарихи-мәдәни үзәге оештыруында үтте.

 

Газим Талипов фотолары

Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте
Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте
Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте
Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте
Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте
Түбән Карыш авылында “Каз өмәсе” гөрләп үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: