Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 декабрь 2021, 08:54

Пушкин картасы Балтач яшьләренә яңа мөмкинлекләргә юл ача

Балтач районында Пушкин картасын тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла. Әлеге эшчәнлек зур яңалык һәм районда башлап гамәлгә ашырыла.

 Шулай булуга карамастан, укучылар карталарны рәсмиләштереп, XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев-Батырша музеена, Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе филиалы — Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенә барырга, «Көйне тап» уенында катнашырга өлгерделәр.

Шулай ук Сәламәтлек һәм актив озын гомер елына багышланган чара —наркотиклар куллануга каршы программаны үз эченә алган “Сәламәт яшәү – бик шәп” дип аталган лекторийда булдылар.  Балалар музыкаль лекторие артистлары һәм «Тангаур» бию ансамбле солистлары матур музыкаль программа белән чыгыш ясадылар. Программа барышында яшь тамашачылар өчен җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Нефтекама дәүләт филармониясе артистларының чыгышлары тамашачыда бик күп уңай эмоцияләр уятты.

Пушкин картасы Балтач яшьләренә яңа мөмкинлекләргә юл ача
Пушкин картасы Балтач яшьләренә яңа мөмкинлекләргә юл ача
Автор:
Читайте нас: