Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 ноябрь 2021, 17:24

“Кош аша сәлам юллыйм”…

Мин бәхетле идем. Адәм баласы ике нәрсәдән туймый: яшәүдән, яратудан.

Ниятләгән эшне башкарган Гөлләрия үткәннәрне барлый. Нинди эшкә тотынса да уйлары газиз әнисе турында. Көн озыны эшләгәнгә аруы да җиткәндер инде, күрәсең. Ул  җылы чәй эчеп алгач, юрган ябынып җылынып алырга исәпли. Күзен йомгач ук изрәп йокыга тала…

 Ерак офыкларда очкан кошны төсмерләде хатын.Бәй, күгәрчен аңа бер төргәк ташлап китә түгелме соң?  Кулына алу белән уралып төрелгән хат ачыла. Таныш язу, әнисенең кулы белән язылган. Әнисе ни хакта сәлам юллаган? Гөлләрия күккә бакты. Күгәрчен килгән ягына кире очып киткән, бугай.Ул офыкка юл алган. Бер ноктадай кечерәеп калган. Акыл белән хис буталган мәл. Бәй, әнисе инде фани дөньяны калдырганга кырык көн тулды бит инде. Хатын түземсезлек белән хатны ачты. Әнисе кызына нинди хәбәр юллады икән?

“Нихәл, кызым! Хатымны иртәрәк язарга уйладым. Тик көчем, дәрманым җитмәде. Кырыгым тулганда сиңа хәбәр юллыйм. Мин башка үлчәүдә инде, беләсең. Хатым сиңа ничек барыр, белмим. Әйтәсем килгәннәрне каләм тибрәлеше дулкыннары аша җиткермәсәм җаным тынгы тапмас кебек. Бүген синең белән серләреңне уртаклашыр идем. Беләм, синең мине сердәш итәсең килде бит, кызым. Мине генә әллә-нинди җилләр ерагайта барды.Якын кешең була алмавым өчен гафу ит. Әмма мин сине үземчә яраттым. Якын иттем. Сезнең өчен янып көйдем, сөенечләрегезгә хәтәр шатландым. Матди ярдәмемнән дә буш куймадым.Оныкларым укып һөнәрле булсыннар, дип пенсиямнән дә өлеш чыгара килдем. Әйе, җир өстенең асылы болары. Алар бары да ана бөеклеген дәлилли.

Кызым, бүген күрешсәк әгәр, барын да уртага салып аңлашыр идек.Чара юк. Без ул мөмкинлектән мәхрүм хәзер. Кайнар чәйләр суынган. Җилдә шыгырдап, әрнеп утырган капка күптән ябылган. Без бу тормышта вакытлыча гына тукталышта. Фани дөнья кунагыбыз. Вакыт сугу белән һәммәбез дә ахирәткә күчәбез. Тормыш шулай яратылган. Шул кануннарга без буйсынырга тиешбез. Дөнья куабыз дип мөһим нәрсәне абайламый да калабыз шикелле. Сәгать сугу белән җир өстеннән бер тукталышсыз үтәбез икән. Шуны аңлаган булсак үкенеч калмас иде.

Кызым, дөньялыкта бер-беребез белән уртак тел таба алмадык. Гаеп эзләсәң кемнән дә аны табып була. Юл куярга кирәк булгандыр.Шулай кирәк, әмма без ул сукмакны сайламадык. Һәркасыбызның үз юлы, үз сукмагы. Ә алар кисешмәде, кызганычка каршы. Бераз соңлабрак булса да күңелемә яктылык өстәгән гыйбарәгә тукталыйм.

Дөньяны яратып яшә! Шунда яшәү тәмен тоярсың. Һәр туган таңга соклан, көннең кадерен бел! Дөньяңнан канәгать бул.

Мин бәхетле идем. Адәм баласы ике нәрсәдән туймый: яшәүдән, яратудан. Яратып яшәгәндә икеләтә көчле буласың. Эшне яратканга күрә ару-талу белмәдем.Чәчәк үстереп илһам алдым.

 Кешеләр белән килешеп яшә. Авырлыгыңны беркемгә дә салма. Җан ике төрле булуы турында зур әниең әйтә иде. Берсе җилек кебек, ә икенчесе кырмавыктай.Тәүгесе үзәге таза кешеләргә хас. Шулар исәбеннән булсаң хәерлерәк.

Якты дөньяның кадерен белеп, яратып яшә! Әманәтемне тапшырырга өлгерәсе иде. Хәбәр китергән күгәрченнәрдәй гөрләшеп, тату яшәгез. Исән-сау чагыңда күңелеңдәгесен ачып кал. Соң булмасын, кызым!”—дигән сүзләрне Гөлләрия күз яшьләрен сөртә-сөртә укыды. Кулындагы хат чылангач ук юкка чыкты…

Тук-тук. Ни бу? Гөлләрия  шакылдау тавышына уянып китте. Бакса ни күзе белән күрсен— тышкы яктан тәрәзә төбендә гөр-гөр килеп күгәрчен утыра. Әллә төш, әллә өн. Чыланган битен кулы белән сөртеп Гөлләрия тышка атылды. Тынычлык кошына җим сибәргә ашыкты ул.Бу эштә дә соңга калуың бар. Төштә генә булса да мәрхүм газизләребез сәлам юллый.

Әнисе исән чакта җылы мөнәсәбәткә мохтаҗ булган. Ник кызы аны әнисе исән чакта аңламаган соң? Төзәтер иде хатасын бүген үк. Кайтарырга иде үткәнне…

Зәлфирә ГАТИНА язып алды.

Автор:
Читайте нас: