Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 ноябрь , 10:16

Балтач районы яшьләренә ”Пушкин картасы” нинди мөмкинлекләр бирә?

“Пушкин картасы”на кагылышлы иң популяр сорауларга район мәдәният сарае директоры Гөлнара Зиннәтнур кызы ШӘЙМӨХӘМӘТОВА җавап бирә.

Балтач районы яшьләренә ”Пушкин картасы” нинди мөмкинлекләр бирә?

 

“Пушкин картасы”на кагылышлы иң популяр сорауларга район мәдәният сарае директоры Гөлнара Зиннәтнур кызы ШӘЙМӨХӘМӘТОВА җавап бирә.

— Нәрсә ул “ Пушкин картасы”?

Русия Хөкүмәтенең бу проекты турында тәүге тапкыр агымдагы елның июнь аенда Президент Владимир Путин “Туры элемтә” вакытында әйтте. Картаның шагыйрь Александр Пушкин хөрмәтенә аталганы аңлашыла. Бу проектны тормышка ашыруга Хөкүмәт 3,9 миллиард сум акча бүлгән. 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге Русия гражданнары сентябрь аеннан башлап бу проектта катнашырга хокуклы һәм “Пушкин картасы”на ия була ала. “Мир” системасындагы банк картасына Хөкүмәт 3000 сум акча сала. Киләсе елдан бу сумма 5000 булачак. “Пушкин картасы” белән китап яки туңдырма сатып алып та, кинога барып та, акчаны үзеңнең картаңа күчереп тә булмый. Яшьләр аны театр, музей, концерт залларына барганда куллана ала.

“Пушкин картасы” белән секцияләргә, төрле түгәрәкләргә йөргәндә түләп буламы?

—Юк. “Пушкин картасы” мәдәни чараларга керү мөмкинлеге генә бүләк итә. Аларның да барысына да түгел, “Культура РФ” сайтында теркәлгәннәренә генә билет алып була.

“Пушкин картасы”н ничек алырга?

—Югарыда әйтелгәнчә, 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә башта “Госуслуги” порталында теркәлергә кирәк. Аннары телефонга AppStore яки Google Play ярдәмендә “Госуслуги. Культура” кушымтасын алып урнаштырыгыз (скачать итегез), виртуаль картаны рәсмиләштерегез, дөреслеген исбатлагыз (подтвердите). Хәзер инде күңелегезгә ошаган чараны эзләп табасы да билет аласы гына калды. Бу кушымтаны жуймагыз, ул сезгә арытабан да мәдәни чараларны сайларга һәм билетлар сатып алганда кирәк булачак.

Виртуаль карта белән беррәттән пластик карта да алып буламы?

—Пластик картаны ПочтаБанк бүлекчәләрендә алырга була, моның өчен паспорт һәм СНИЛС номеры кирәк. Әлбәттә, югарыда әйтелгән адымнарны үткәч. Биш төрле дизайнның күңелегезгә хуш килгәнен алу мөмкинлеге бар. Пластик карта белән шулай ук “Культура РФ” порталында теркәлгән мәдәни чарага кергәндә терминал аша билет алырга була. Әлегә мондый терминаллар шәһәр жирендәге концерт залларында гына урнаштырылган. Киләчәктә район мәдният сараенда да терминал кую күз уңында тотыла. Виртуаль карта пластик картадан бернәрсәсе белән дә аерылмый: аның да номеры, куллану вакытының чиге, кулланучының исем-фамилиясе, өч санлы коды бар. Виртуаль карта белән дә смартфон ярдәмендә онлайн түләп була: моның өчен виртуаль “Пушкин картасы”н Google Pay, Samsung Pay яки Apple Pay системаларына ялгарга кирәк.

“Пушкин картасы” белән якын киләчәктә нинди чаралар оештырыла?

—Район мәдәният сарае “Культура РФ” порталында тәү башлап теркәлү үткән, ягъни онлайн формада билетлар сатарга рөхсәт алган мәдәни чара – Батырша музеена экскурсия. Ул “XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев-Батыршаның кулдан язылган һәм элек басылган китаплары” дип атала. Бу чарага 30нчы ноябрьгә кадәр керү мөмкинлеге бар. Үзәк китапханә “Әниемнең гүзәл образы” дип исемләнгән чарага колледж укучыларын чакырды. Китапханәчеләр аны 2нче декабрьдә мәктәп укучыларына да кабатлап күрсәтә. “Көйне уйлап тап!” музыкаль конкурсын алып баручы Айдар Сираев һәм мәдәният сарае хезмәткәрләре үткәрә. Шулай ук яңа гына мишәр үзәге музеена экскурсия теркәү үтте. Бу чарага бүгеннән билетлар алу мөмкинлеге бар. 29нчы ноябрь көнне Нефтекама филармониясе “Пушкин картасы”на ия Балтач районы яшьләре өчен “Сәламәт яшәү рәхәт!” дип аталган концерт белән район мәдәният сараенда чыгыш ясаячак. Киләсе айда район мәдәният сарае яшьләр өчен тематик концертлар, конкурслар тәкъдим итәчәк. Бүгеннән дәүләт биргән бүләкне – “Пушкин картасы”н алырга ашыгыгыз!

—“Пушкин картасы” белән киноларга кереп буламы?

—Алдагы айларда булачак. Ил Президенты Владимир Путин “Пушкин картасы” хуҗаларына үзебезнең илдә төшерелгән кинофильмнарны да бушлай карау мөмкинлеген булдырырга тәкъдим итте.

 Фото Инстаграмнан

Балтач районы яшьләренә ”Пушкин картасы” нинди мөмкинлекләр бирә?
Автор:Аида Хайртдинова