Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 ноябрь 2021, 12:52

Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте

Балтач районының Иске Тимкә авылында яшәүче Әлфидә һәм Радиф Тимербайевлар йортында гөрләп “Каз өмәсе” үтте.

Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте
Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте

 

Балтач районының Иске Тимкә авылында яшәүче Әлфидә һәм Радиф Тимербайевлар йортында гөрләп “Каз өмәсе” үтте.

Халкыбызның борынгыдан килгән йоласының барлык шартларын үтәп башкарырга тырышты иске тимкәлеләр бу көнне.

Туганнар, гаилә дуслары җыелышып үткәргән чара барышында бала чактан, яшьлек елларыннан ишетеп, күреп үскән йола күренешләре, халык әйтемнәре, шигырьләр, мәкальләр барланды, җырлар башкарылды.

Уңган, булдыклы хуҗалар быел егерме баш каз үстергән. Мамыклары йолкынган каз түшкәләрен уңган ханымнар көянтәләргә элеп агымсуда чайкап алып кайттылар. Гармун моңнары астында җырлап су буена юлланган авыл уңганнарына карап күпләр сокланды.  

Йолаларыбыз онытылмый. Тормыш дәвам итә.

#УфаРЦНТРБ#МКРБ#Балтачевскийрайон

#СтаротимкинскаяСДК#Казомэсе

Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте
Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте
Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте
Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте
Иске Тимкә авылында “Каз өмәсе” үтте
Автор:
Читайте нас: