Мәдәният
28 Мая 2020, 03:00

"Мәдәният" милли проекты кысаларында Башкортстанның уку йортлары яңа җиһазлар алды

Мәдәният» милли проекты кысаларында Уфа сәнгать училищесы (көллияте), Салават музыка көллияте һәм Учаллы районы Уральск авылы балалар сәнгать мәктәбе музыка, сәнгать һәм техник җиһазлар сатып алдылар. #национальныепроекты; #нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында Уфа сәнгать училищесы (көллияте), Салават музыка көллияте һәм Учаллы районы Уральск авылы балалар сәнгать мәктәбе музыка, сәнгать һәм техник җиһазлар сатып алдылар. Бу хакта Башкотстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уфа сәнгать училищесы сәнгать бүлеге өчен киләсе җиһазлар партиясе кайтарылды: 211 төрле төрдәге мольберт, 25 стеллаж, профессиональ фотоаппарат һәм «Дизайн»белгечлеге өчен өстәлле фотовспышкалар комплекты. Әлеге җиһазлар көллияткә сәнгать бүлеге кабинетларындагы җиһазларны тулысынча алыштырырга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алынган җиһазлар заманча һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килә.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Уфа сәнгать училищесы «Русия халыкларының милли уен кораллары» бүлегенең укучылары өчен биш фортепиано иясе булды.
Салават музыка көллияте коллективы теоретик сыйныфлар өчен өч фортепиано кабул итте. Шулай ук тиздән көллияттә беренче концерт рояле дә барлыкка киләчәк
Учаллы районының Уральск авылы балалар сәнгать мәктәбе «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә ике фортепиано, шулай ук техник җиһаз: штаттагы ике экран, электр үткәргечле экран, өч ноутбук, өч проектор сатып алды.
Читайте нас