Мәдәният
27 Мая 2020, 06:00

Китапханәче заман белән алга атлый

27 майда Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау hәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану максатыннан, Бөтенрусия китапханәләр көне билгеләнә.

27 майда Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау hәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану максатыннан, Бөтенрусия китапханәләр көне билгеләнә.
Кеше үз hөнәренә төрле урау юллар аша килә, ләкин хезмәтенең остасы булу өчен аңа дистәләрчә еллар таләп ителә. Китапханә системасында укучыларың hәм китапларың синең тормышыңның бер өлеше булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин. Тучыбай авыл китапханәсендә үз hөнәренең остасы Нэля Җәдит кызы Гыймаева хезмәт куя. Ул Уфа китапханәчеләр техникумын тәмамлаганнан соң, 1984нче елдан бирле яраткан эшенә тугры калып, дистәләгән еллар дәвамында фидакарь хезмәт күрсәтә.
Нэля Гыймаева — үз эшенең максаты халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру, халык иҗатын, фольклорын, милли бәйрәмнәрне торгызу hәм үстерү, халыкның иң яхшы тарихи hәм мәдәни традицияләрен саклау, рухи кыйммәтләрне үстерү, халыкның ялын мәгълүмати hәм мәдәни яктан баету, дип саный. "Балан бәйрәме", "Җиләк җыены үзенчәлекләре", "Алма бәйрәме", "Орчык бәйрәме", "Тула өмәсе", уңыш, шәҗәрә бәйрәмнәре hәм башка чараларда чагылыш тапты болар. Шулай ук инде унбиш елдан артык "Хуҗабикә" хатын-кызлар клубы уңышлы эшләп килә.
Нэля Җәдит кызы компьютер hәм интернеттан актив файдалана. Китап укучылар белән эшләү уңайлы булсын өчен, „ВКонтакте” hәм „Сыйныфташлар” социаль челтәрләрендә Тучыбай китапханәсенең төркемнәрен булдырды, анда ул китапханә эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыра, кулланучылар белән актив әңгәмә алып бара.
Тәҗрибәле хезмәткәр төрле чараларны яхшы оештыручы гына түгел, ул район күләмендәге төрле конкурсларда ("Елның иң яхшы китапханәчесе", "Илhам баскычлары" hәм башкалар) талантлы катнашучы да, шулай ук республика күләмендә оештырылган "Иң яхшы башкорт китабы" бәйгесендә лаеклы чыгыш ясап, диплом hәм грамоталар белән бүләкләнде. Быел да ул төрле акцияләрдә hәм конкурсларда актив катнашты. Нэля Гыймаеваның Башкортстан Республикасы авыл биләмәләре территориясендә „Иң яхшы муниципаль мәдәният оешмалары hәм аларның хезмәткәрләре – 2020” конкурсы кысаларында „Иң яхшы мәдәният хезмәткере” дигән мактаулы исем алуы да, аның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып тора.
Мәдәният өлкәсендә озак hәм нәтиҗәле хезмәте өчен Башкортостан Республикасы Милли китапханәсе hәм Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район Хакимияте, мәдәният, китапханә эше җитәкчеләре Нэля Җәдит кызының тырыш хезмәтен югары бәялиләр hәм hәрвакыт үз фикерләрен белдерәләр. Китапханә системасы коллективында ул абруй hәм ихтирам казана.
Әлфидә МУЛЛАГАЛИЕВА,
районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директор урынбасары.
Читайте нас