Балтач таңнары
-7 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 июль 2019, 08:00
“Мәдәният” милли проекты чикләрендә Башкорстанның сәнгать мәктәпләре музыка кораллары сатып алуга 11 миллион сумнан артык акча алачак
Субсидия алучылар арасында Балтач районы да бар.
Субсидия алучылар арасында Балтач районы да бар.
«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты чикләрендә 2019 елда Башкортстанның муниципаль берәмлекләренә балалар сәнгать мәктәпләре өчен музыка кораллары, җиһазлар һәм материаллар сатып алуга республика казнасыннан 11 миллион 250 мең һум күләмендә субсидия бүленгән. Тиешле боерыкка Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров кул куйган.
Субсидия алучылар арасында – Әлшәй, Архангель, Балтач, Борай, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Мишкә, Тәтешле, Уфа, Учалы, Хәйбулла районнары, Агыйдел, Нефтекама, Сибай шәһәрләре, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.
2013 елдан төбәктә бу максатка республика бюджетыннан ел саен 12 миллион сумга якын акча бүленә. Сәнгать мәктәпләрен җиһазландыру исемлегенә шулай ук сынлы һәм кулланма сәнгать өчен җиһазлар, мәсәлән, мольбертлар һәм керамиканы яндыру өчен мичләр керә. Финанслау махсуслаштырылган учреждениеләрнең ихтыяҗлары өчен кыйммәтле җиһазлар сатып алырга һәм белем бирү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
«Мәдәният» милли проекты чикләрендә быел 63 сәнгать мәктәбе федераль бюджеттан бүленгән 22 миллион сумга илебездә җитештерелгән «Николай Рубинштейн» маркалы пианино алган.
Башкортстанда барлыгы 117 балалар сәнгать мәктәбе исәпләнә. 2020, 2022 һәм 2024 елларда Башкортстан ел саен милли проект чикләрендә сәнгать мәктәпләрен музыка кораллары белән җиһазландыруга 76 миллион сум алачак (барлыгы 230,46 миллион сум). Бу Русия төбәкләренә бүленгән иң зур федераль субсидиялләрнең берсе.
#национальныепроекты
;
#нацпроекты
;
#региональныепроекты
;
#регпроекты
;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"