Балтач районында яшәүче мари һәм удмурт милләтләре вәкилләренең Семык бәйрәме быел да югары дәрәҗәдә узды.
Семык потка табынуы халык бәйрәме. Йола буенча ул Пасха бәйрәменнән соң җиде атна узганнан соң башланып китә һәм якшәмбе көнне Троица бәйрәмендә тәмамлана. Сабантуй кебек үк, бу бәйрәм дә җәй фасылын ачып җибәрә. Дини бәйрәм буларак, Семыкның максаты арабыздан киткән кешеләрне искә алу аудан, алда торган эшләрдә уңышларга ирешү өчен, әрвахлардан фатиха сораудан гыйбарәт.
Безнең районда Семык 1994 елдан башлап район күләмендә үткәрелеп килә. Быелгы бәйрәм Русиядә театр елына багышланды. Шуңа да мари, удмурт вәкилләре ящәгән авыллардан район, республика күләмендә узган мәдәни чараларда активлык күрсәткән бихисап сәнгать осталары, сәнгать коллективлыра район Хакимияте мәдәният бүлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә мари, удмурт милләтләре вәкилләре яшәгән авыллардан делегацияләр катнашты. Иванай урта мәктәбе, Көнтүгеш авыл җирлеге хакимияте куцнакларны каршы алуны югары дәрәҗәдә оештырды. Милли бәйрәмне хөрмәт итеп Башкортстан Республикасы Марий автономиясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкиле Риф Апляев, Екатеринбург кунагы—“Урал марий” автномиясе җитәкчесе Тамара Яметова, Караиделдән урындагы мари автономиясе башлыгы Анастасия Ибулаева, Мари Эл дәүләт радиокомпаниясе дикторы Сергей Карпов, райн Хакиммияте башлыгы Илгиз Субушев, район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев, Көнтүгеш авыл җирлеге хакимияте башлыгы Игорь Яниев килделәр. Шулай ук Марий Эл республикасыннан үзәген Виктор Комаров, Сергей Пакеевлар тәшкил иткән эстрада төркеме, Яңавыл шәһәреннән Людмила Дмитриева җитәкчелегендә “Рвезе кумыл” ансамбле һәм 10 кешедән торган делегация Семыкның дәрәҗәсен күтәрде.
—Мари, удмурт милләтләре вәкилләренең мәдәниятебезне үстерү һәм яшәешебезне яхшырту юнәлешендә арытабангы эшләрендә уңышлар телим,—диде район Хакимимяте башлыгы Илгиз Субушев бәйрәм тантанасында ясаган чыгышында.
Һәр елдагыча бәйрәм көнендә авылларда яшәгән кул эше осталары эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла. Осталарның эшен бәһалап, халык энҗеләренә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләргә лаек булучылар арасында Янтимер авылыннан талдан тырыс үрү остасы Тимерьян Үзәнбаев, Янактайдан агачтан бизкләп әйберләр ясау остасы Сергей Абдулов, Магашлы Алмантайдан Ольга Кириллова, Мишкә авылыннан Ольга Ипаевалар бар. Шулай ук халыкны рухи яктан тәрбияләүгә лаеклы өлеш керткәне өчен мулла Олег Ахметшин, Иванай урта мәктәбе директоры Максим Ахтариев бүләкләнделәр.
Семык уңаеннан Көнтүгеш авыл җирлегендә иң төзек йорт конкурсы оештырыла. Бу юлы авыл Хакимияте бүләкләренә Янтитмердән Разия һәм Федор Гыйлемшиннар, Түбән Иванайдан Юля һәм Эрнст Бадамшиннар гаиләләре лаек булдылар. Ә Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Радлик Яниев, Янтимер авылы тирәсендәге буа тирәсен төзекләндерүгә керткән өлеше өчен, аерым бүләкләнде.
Соңгы елларда Семыкта, Сабан туендагы кебек үк, халыкның үткәннәрен чыглдырган тарихи реконструкция дә оештырыла. Мари халык яшәгән авыллар вәкилләре борынгы көнүрешне сурәтләгән күргәзмә оештырдылар. Иң матур күргәзмәләр буларак Мишкә, Янтимер, Иванай, Магашлы Алмантай авыллары вәкилләрекк корган “бивак”лар табылды.
Гомумән , Семык та мари һәм удмурт халкының мәдәнияты бар яклап та күрсәтелә. Милли ризыклар, милли костюмнар, милли җыр-биюләрнең барысы белән дә танышырга мөмкин. Спорт сөючеләргә үзләренең җитезлеген һәм көчен сынау мөмкинлеге булдыралар.
Бу традицион бәйрәмдә мари халкыныңмәдәнияте бар яктан да күрсәтелә. Монда милли ризыклар, биюләр, җырлар, эчемлекләр, бизәкләр һәм башкалар.
Район күләмендәге Семык гадәттә мариларның “Аркан ишү” биюе белән тәмамлана.
Ә 12 июнь көнне Магашлы Алмантай авылында Семык бәйрәме узган иде. Биредә киләсе елда бу бәйрәмне төбәк күләмендә уздыру турында карарга килгәннәр.