Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 Май 2019, 11:32

Янтимердә “Семык” бәйрәме узачак

Балтач районы җирлегендә яшәгән потка табынучы милләт вәкилләренең “Семык” бәйрәме быел 16 июнь көнне Янтимер авылында узачак.

Балтач районы җирлегендә яшәгән потка табынучы милләт вәкилләренең “Семык” бәйрәме быел 16 июнь көнне Янтимер авылында узачак.

“Эрвел марий” урындагы мари автономиясе вәкилләренең район активы белән берлектә узган утырышында шундый карарга киленгән.
“Семык”ның төп идеясе – мәрхүмнәрне искә алу һәм Юмодан хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышлар сорау.

Бәйрәм Янтимер авылы тирәсендә Мата елгасы буендагы аланда оештырыла. “Семык”та мари һәм удмурт милли киемнәре, милли ашлары конкурслары үтәчәк. Сәнгать осталарына сәләтләрен сынау мөмкинлеге дә булачак. Бәйрәмдә Марий Эл республикасыннан, башка төбәкләрдән һәм республиканың төрле районнарыннан кунаклар катнашуы көтелә.
Бәйрәм мариларның “Аркан ишү” биюе бәлән тәмамланачак. Биюне быел да Янтимер—Яңа Уразай авыллары арасында башкару планлаштырыла. “Аркан ишү” биюенең уңышлы башкарылып чыгуы мәдәният хезмәткәрләре җаваплылыгында. Ягъни аларның биюгә халыкны никадәр күбрәк җәлеп итүеннән тора.

(Фото редакция архивыннан).
Читайте нас: