24 майда — Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин җитәкчелегендәге, республикада һәм күрше төбәкләрдә киң билгелек алган “Сәйяр” эстрада театры Иске Балтачта.
Тамашачыларларның күпсанлы сораулары буенча бу коллектив “Сиреньнәр буранында” дип исемләнгән концерт-тамаша тәкъдим итә. Шул уңайдан без Идрис Батыршәех улына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Җырларыгызны тамашачылар яратып кабул итә. Аларның Сезнең иҗат һәм тормыш юлыгыз турында да күбрәк беләсе килә. Үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.
—Таныштырам, әлбәттә. Илеш районында туганмын. Кечкенәдән сихри дөньяга – сәхнәгә тартылу мине, урта мәктәптән соң, Уфа сәнгать институтына алып килде. Һөнәри осталыкка институт профессорлары, тәү чиратта, сезнең якташыгыз Фәрдүнә Касыймова өйрәтте. Аңа, остазыма чиксез рәхмәтлемен. Студент чакта да, иҗади эшли башлагач та, ул безне үз балалары кебек күрә иде. Бар гомерем сәхнә белән бәйле. Хатыным – Башкортстанның атказанган артисткасы Гүзәл Кәлимуллина. Өч кызыбыз бар. Уфада яшибез. Кыскача менә шулар.
— Сезне тамашачы драма артисты буларак та хәтерли. Узган гасырның туксанынчы еллары башында Уфа “Нур” театрында берсеннән-берсе чагурак, гыйбрәтле һәм гайрәтле, чын мәгънәсендә нәфис тә, көчле дә образлар иҗат иттегез. Бәлки, беркатлырак сораудыр, эстрадага күчеп ялгышмадыгызмы?
—Чыннан да, Уфа “Нур” татар дәүләт театры ачылу мәдәни дөньябызда зур вакыйга булды. Яшь талантлар, егерменче йөз башындагы кебек үк, милли моңга, туган телебез аһәңенә сусаган Уфа тамашачысына рухи яңарыш алып килде. “Нур” театры, анда җиде ел эшләү дәверендә, мине күп нәрсәгә өйрәтте. Әмма, һәрдаим җырга, моңга тартылу үзенекен итте. 1998 елда “Нур”дан аерылып “Сәйяр” эстрада театрын оештырдым. Әйткәндәй, “Сәйяр” — ил гизүче дигәнне аңлата. Ул— татар театрының чишмә башы. Егерменче йөз башында оешкан беренче һөнәри татар театры шулай аталган булган. Яңа коллективка “Сәйяр” исеме кушу үзебезнең өскә зур җаваплылык алу иде. Егерме елдан артык вакыт дәвамында бу исемгә тап төшермәдек, милли традицияләрне саклап, халыкчан җыр сәнгатенә тугры калдык дип әйтә алам. Җыр театры үзаллы эшләү мөмкинлеген ачты. Гомумән, сәнгать кешесе, минемчә, тәү чиратта үзенең иҗатын халыкка,тамашачыга җиткерү турында уйлый. Кайда һәм кем җитәкчелегендә эшләү, анысы — икенче мәсьәлә. Иң мөһиме – мин сәхнәдә. Яраткан тамашачым каршында.
—Бүген милли эстрада кризис кичерә, диләр. Әйтик, татар-башкорт эстрадасына нәрсә җитми? Бу уңайдан Сезнең фикерегезне беләсе килә..
— Милли эстрадага милләтнең олуг зәвыгын, милли горурлык хисен тәрбияләүче, аны рухи баетучы моң кирәк, мәгънәле, халыкчан җыр кирәк. Минемчә, соңгы елларда җыр сәнгать булудан туктады, ул кәсепкә әйләнде. Халык талымсызланды, концертлардагы чиле-пешле җырлар өчен дә акча түли. Алучысы булганда сатучысы табыла, дип халык дөрес әйтә. Бөек Тукай җырларыбыз турында: ”Белергә кирәк ки, “халык җырлары” халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, дигән. Шуңа күрә дә мин сәхнәдәге тамашачы зәвыгын тутыктыра торган “пәри туйлары”н өнәмим. Сәхнә ул кешене рухи тәрбияләү урыны. Сәхнәгә чыккан кеше, тәрбия эшен башкарырга тиеш.
—Үзегезгә рәхмәт! Тамашачылар теләгеннән чыгып төзелгән концертыбызга рәхим итегез! Бергә-бергә ял итәрбез, күңел ачарбыз.