Тушкыр авыл мәдәният йорты "Ак калфак" халык театры коллективы "Тамаша" район фестивалендә Хамаит Шамахановның "Кайнә" комедиясен сәхнәләштерде.
„Килен белән каенана арасы кылычтан үткен, кылдан нечкә...”,-- дигән гыйбарә бар. Хатын-кызның үзенчәлекле психологиясенә карата әйтелгән сүзләр бу. Гадәттә, каенананы киленен утлы табада биетә торган усал зат итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Шулай, каенана һәм килен проблемасы гомергә булган һәм ул моннан соң да булыр. Әсәрләрдә дә төрлечә чагылыш таба бу ике арадагы мөнәсәбәтләр.
Нихәл итәсең, килен башка туфрактан, ул бөтенләй башка мохиттә тәрбияләнгән. Ә каенананың дөньяга үз карашы. Бар тормышта андый мисаллар, кайбер каенаналар вөҗдан дигән төшенчәне турында бөтенләй онытып, киленен үз колы итәргә тырыша. Төрек телендәге „кай”— "алыштыручы" дигән сүздән килеп чыккан икән ул "каенана" төшенчәсе. Сүз дә юк, нинди генә ягымлы булса да, каенана киленнең үз әнисен алыштыра алмый. Ләкин килен дә адәм баласы...
Үзешчән театр коллективларының „Тамаша” район фестивалендә Тушкыр авыл мәдәният йортының Зәйнәп Гафарова җитәкчелегендәге „Ак калфак” халык театры Хамаит Шамаханов әсәре буенча сәхнәгә куйган „Кайнә” комедиясендә менә шулар чагылыш тапты.
Ничек кенә ягымлы, уңган булса да Җәннәтбануга(Зәйнәп Гафарова) килене Сәгыйдә(Гөлнур Низамова) ярамый. Югыйсә, алар Аяз (Рим Гомәров) белән яратышып өйләнешкәннәр. Вәли исемле уллары(Айдар Гәрәев) да бар. Ләкин Җәннәтбануны улы һәм килененең уртак баласы булуы һич кенә дә борчымый. Сыгыйдәнең ул Аяздан аерылуын тели.
Ахирәтләре Мөлаем(Ралия Сәгдиева), Хәтирә(Зинира Вәсбиева) киңәшләренә дә колак салмый. Стоматлог булып эшләгән Сәгыйдәнең кичләрен эштән соңлап кайтуы, өй эшләренә өлгермәве Җәннәтбануны әледән-әле чыгырыннан чыгара. Ахырда түземлеге беткән Сәгыйдә, улы Вәли белән, каенана өенннән чыгып китә.
Ә Аяз дусты Илдар(Флүр Сафин) белән Җәннәтбануны үз урынына утырту планын кора. Аяз янәсе командировкага юллана. Актер сыйфатында Илдарның дус кызы (Зарифа)ны кодалыйлар. Афәт исеме астында ул
Җәннәтбану йортына яңа килен булып килә. Җәннәтбану өчен чын афәтнең башы була бу. Спектакль. Зарифа Җәннәтбануны үзен утлы табада биетә башламасынмы. Кыскасы, Җәннәтбану Сәгыйдәгә зәһәрен ничек ничек чәсә, Афәт аны йөз проценты белән арттыра.
—Сәгыйдәкәем шундый идеме соң?—дип елап җибәргәнен сизми дә кала Җәннәтбану.
Шулай итеп, усал каенанаы үз урынына утырталар. Сәгыйдә улы Вәли белән каенана йортына кире кайта. Аяз өчен никадәр сөенеч бу.
—Мин бүген үз өемә беренче тапкыр шатланып кайтып кердем, — ди ул.
Спектакль төп герой Җәннәтбануның: “Мин мәхәббәтнең барлык байлыктан кыйммәт икәнлеген аңладым. Мәхәббәт белән яшәгез!”—дигән сүзләре белән тәмамланды.
Әсәрдә автор каенананы кара төстә генә күрсәтү максаты да куймагандыр, мөгаен. Ләкин каенана дигәнең яшь гаиләгә үрнәк, таяныч булырга тиеш бит. Актерлар рольләрне тормышчан итеп башкардылар.
Тамашага карата тәэссоратлары белән уртаклашканда жюри әгъзасы Камилә Халикова шуларны билгеләде. Әсәрне уңышлы сәхнәләштергән тушкырлыларга уңышлар теләде.
Ә “Тамаша” штандартын Богдан авыл җирлеге һәвәскәрләре кабул итте.