Балтач таңнары
+19 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Мәдәният
1 Мая 2019, 11:06
Балтач сәхнәсендә “Гөрләвекләр” отчет тотты
Балтачлыларга «Гөрләвекләр» үрнәкле балалар бию коллетивы бәйрәм кәефе өстәде.
«Гөрләвекләр» үрнәкле балалар бию коллетивы балтачыларга бәйрәм кәефе өстәде. Кичә район мәдәният сарае сәхнәсендә гөрләвеклеләр отчет концерты белән чыгыш ясады.
30 апрель киче... Иске Балтач мәдәният сарае тирәсендә шундый җанлылык. Кемдер җәяү, икенчеләр җиңел автомашинада җилдерә, барысы да тамашага ашыга. Шулай булмый ни, кемнең сөекле улы, кызы, кемнеңдер оныгы чыгыш ясый бит.
Залда утыручыларның һәммәсе дә сәхнәдән күзен ала алмады. Бию дөньясына кергән тамашачылар матур концертны тын да алмыйча карадылар. Сәхнәдә йөздән артык биюче. Төрле халык биюләрен башкарган гөрләвеклеләр сәхнәне дер селкетте.
Искиткеч матур концерттан соң биючеләргә һәм гөрләвеклеләрнең остазы Гөлназ Галләмовага район мәдәният сарае директоры Гөлннара Шәймөхәмәтова рәхмәт белдерде.
Чыганак
ка нигезләнеп, Римад ТӨРКИ.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"