Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 апрель 2019, 00:49

Балтач сәхнәсенә “Балакайларым” кайтты

Бүген “Тамаша” район фестивалендә район Хакимияте бүлекләре, район Советы, Иске Балтач авыл Хакимияте һәвәскәрләре район мәдәният сарае сәхнәсенә “Балакайларым” булып кайтты.

“Тамаша” район фестивалендә район Хакимияте бүлекләре, район Советы, Иске Балтач авыл Хакимияте һәвәскәрләре район мәдәният сарае сәхнәсенә “Балакайларым” булып кайтты.




Авыллар язмышы, туган нигезгә тугрылык, ата-анага кадер хөрмәт темасы бихисап драма әсәрләрендә чагылыш тапкан. Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” драмасы шуларның берсе. Образлар көчлелеге белән аерылып тора бу әсәр.


“Тамаша” район фестивалендә район Хакимияте бүлекләре, район Советы, Иске Балтач авыл Хакимияте һәвәскәрләре район мәдәният сарае сәхнәсенә “Балакайларым” булып кайтты.
Ананы бал корты күчендәге ана корт белән чагыштырган бу әсәрендә автор. Кайбер очракта корт күче читкә очып киткәндә дә ана корт оясында торып кала. Ә ана кеше ана корт кебек балалары янында бурга тиеш. “Балакайларым”да бу сүзләр Балбабай(Назиф Дәүләтгәрәев) авызыннан яңгырады. Хәер, кайчакта балалар ана каз янындагы бәбкәләр кебек кенә шул...
Вакыйга Дәүләткол авылында бара. «Балакайларым» драмасы үзәгендә 70–80 яшьлек Балбабай һәм балаларына артык кашыкка әйләнгән күрше карчыгы Хәзинә (Розалия Хәмәтнурова) тора. Бабайның балаларын сугыш йоткан, ә әбинң балаларына замана чире – комсызлык хуҗа булган.
Хәзинәнең биш баласының дәртесе шәһәрдә төпләнгән. Әтиләре Дәүләтхуҗаның вафатына өч ел тулу истәлегенә авылга кайталар. Мәрхүм әтиләре каберенә һәйкәл урнаштырырга исәпләре...
Ә шәһәр тормышы рәхәтлегенә күнеккән элекке авыл балалары ник кайтканнарын да оныта. Өч көн авылда торган көннәрендә әниләре янында булмыйлар да диярлек. Әле акланга чыгып ял итәләр, әле берәүләрдә аш табынында кунакта булалар... Хәзинә йортына өч тапкыр .килгән Балбабай Кашафны(Рөстәм Вәлиев) очратмый. Кашафка аның әйтер сүзләре бар.
Ә балаларның кайтуында әтиләрен искә алу максаты гына түгел. Алар әниләрен шәһәргә алып китмәкчеләр. Менә шуннан башлана киленнәр арасында каенананы кире кагулар. Балалар арасында хәйләкәрләре дә бар бит. Берсенә әниләрен фатир алу максатында файдаланмакчы. Әйе пропискага кертәләр дә, күбрәк бүлмәле фатир алалар янәсе.
Корган нигезе белән хушлашырга теләмәсә дә Хәзинәне күндерәләр. Барыннан да бигәк Балбабай борчыла моңа.
—Дәүләтхуҗа нигезе корый бит. Димәк, авыл бетә. Бу авылга беренче булып Дәүләтхуҗаның зур әтисе килеп утырган бит. Шуңа авылыбыз исеме Дәүләткол дип атала,-- ди ул уфтанып.
Ләкин Хәзинәнең кияве Рифатның (Эльмар Галимҗанов) туры сүзе барын да үз урынына куя. Шулай ук төпчекләре Дамирның (Алмаз Хиҗапов) көтмәгәндә өйләнүе уйлаганнарын челпәрәмә китерә. Хәзинә карчык авылда торып кала. Ә балакайлар кабер ташын зиратка урнаштырып та тормый шәһәргә кузгалалар.
Һәвәскәрләр рольләрне шулкадәр оста башкарды. Исемләнгән актерлардан тыш Данис Шакиров, Гөлфирә Хәйруллина, Гөлназ Кашанова, Римма Дилмиева, Финур Хәмәтнуров, Гөлназ Галимҗанова, Денис Фазылбәков, Юлиә Вәлиевалар тамашачыны көлдерде дә, елатты да. Атнабай идеясен тулысынча ачып салдылар дигән сүз. Тамаша уңышлы барып чыкты. Актерлар чыгышы залда дәвамлы алкышларга күмелде. Режиссер Камилә Халикованың чираттагы һөнәри казанышы бу. Шулай ук тамашаның уңышлы куелышында Руслан Кабулов, Илмир Фәридонов, Рузинә Фәссахова, Гөлназ Муллануроваларның да өлеше бар.
Чыгыш ахырында тамашага карата тәэссоратлары белән Казахстан Республикасы Нур-Солтан шәһәре “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, якташыбыз Җәннәт ханым тәэссоратлары белән уртаклашты.
—Мин шушы спектакльне карап утырганда күз яшьләремне тыя алмадым. Үзем дә әнием янына кунакка кайттым. Аңа инде туксан яшь. Үзем белән аны алып китәсем килә. Ә аның авылдан китәсе килми, — диде ул үзен шушы спектакль актерлары урынында итеп тойгандай хисләрен белдереп.
Шулай ук район Хакимияте башлыгы урынбасары, жюри рәисе Фирдәвес Рәхимов та һәвәскәрләрне сәхнәдә артист буларак танылулары билән ихлас тәрикләде.
Ә „Тамаша” район фестивале штандартын Тушкыр авыл җирлеге кабул итте.
(Любительские фото).
Читайте нас: