Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 апрель 2019, 11:45

Балтачлылар “Балакайларым”ны тамаша кылачак

Балтачта «Тамаша» район фестивален бу атнда район Хакимияте бүлекләре, район Советы, Иске Балтач авыл җирлеге һәвәскәрләре дәвам итә.

Балтачта бу атна "театр җомгасы"на район Хакимияте, район Советы, Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте һәвәскәрләре катнашлыгында узачак .





Русиядә Тетар елына, Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган, үзешчән театр коллективларының «Тамаша» район фестивален бу атнда район Хакимияте бүлекләре, район Советы, Иске Балтач авыл җирлеге хезмәткәрләре дәвам итә.

Һәвәскәрләр Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” пьесасын сәхнәләштерәчәк.

“Балакайларым” беркайчан да актуальлеген югалтмас драма әсәре. Анда ике гаиләдәге ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз бара. Әйтик, Балбабай балаларын сугыш “йоткан”, ә төп рольдәге ана балалары заман чире— комсызлык корбанына әверелгән. Ә кияүнең каенанага мөнәсәбәте үз балаларыныкына караганда да җылырак...
Тамаша район мәдәният сараенда 26 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: