Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 апрель 2019, 12:18

Балтачта «Библиотөн”дә сәхнә ветераннары очрашты

Балтач районы "Дөнья—театр" Бөтенрусия "Библиотөн" акциясенә кушылды.

Балтач районы "Дөнья—театр" Бөтенрусия "Библиотөн" акциясенә кушылды


—Мондый кичәләрне балтачлыларның горурланып оештырырга хакы бар. Районыбыз театр сәнгате үсешкән төбәк икәнлеген казанышлары белән аклады. Халык театрларының “Тамаша” республика фестивале Балтач җирендә үтүе моңа ачык бер мисал. Районыбыз театр сәнгате өчен белгечләр, сәләтле актерлар үстереп чыгарган төбәк буларак та танылган. Бүген без Фәрдүнә Касыймова, Алсу Галина, Лияна һәм Илмир Хәертдиновалар, Альбина Кашанова, Ильяс Гәрәев, Фларид Бакиров кебек шәхесләребез белән горурланабыз,—диде район Хакимятенең мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, Русиядә Театры елы уңаеннан үзәкләштерелгән район китапханә системасында узган “Библиотөн” мәдәни чарасында ясаган чыгышында.
Ә рәсми рәвештә “Библиотөн” хуҗаларын район Советы рәисе, “Балтач таңнары” гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев сәламләде.
Бирегә театр сәнгатен үз иткән сәхнә вчетераннары чакырырдылар. Кичәне алып баручылар билгеләвенчә, Русиядә “Библиотөн” җиденче ел рәттән оештырыла. 2014 елдан башлап Балтач үзәкләштерелгән район китапханә системасы да бу акциядән читтә калганы юк. Башкортстанның Халык шагыйре, драматург Мостай Кәримнең алда торган олы юбилеен искә алып, кичә сәхнә ветераны Фәнәзия Вәлиева легендар шәхес иҗат иткән шигырьне укуына үрелгән район мәдәният йорты һәвәскәрләре музыкаль композициясеннән башланып китте.
Кичәдә район үзәгенең әлеге мәдәният сарае сәхнәсендә генә түгел, элекке мәдәният йортында да театр тормышын гөрләтеп тоткан ветераннар да бар иде. Әхнәви Гыйльванов ул еллардагы хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук күп еллар район мәдәният сараен җитәкләгән Хәнис Хаҗимов Балтач район мәдәният сарае каршындагы сәнгать коллективы Халык театры дәрәҗәсенә ия булган көннәрне искә төшерделәр.
—Венера Карамышева, Светлана Вәлиева кебек шәхесләрне онытырга хакыбыз юк. Берсе районыбызга—башкорт, икенчесе татар мәдәниятын алып килде. Театр елында аларның хәтер кичәләрен оештыру да урынлы булыр иде. Чөнки икесе дә соңы сулышларына кадәр театр белән янәшә булдылар,— диде Хәнис Хаҗимов, арабыздан иртә киткән сәнгать белгечләрен искә алып.

Урын кешене түгел, кеше урынны бизи, дигән фикергә бу кичәдә Гафурҗан Фәтхуллин басым ясады. 1958 елда район мәдәният йорты сәхнәсендә ничек беренче тапкыр роль башкарганын, район мәдәният сарае ничек төзелгәнен искә төшереп үтте ул.
Балтачтагы кебек мәдәният сарае кайбер зур шәһәрләрнең дә хыялында гына әле. Сүз дә юк, мәһабәт бина сәнгать сөючеләргә ул чор җитәкчеләренең бәһалап бетергесез бүләге. Гафурҗан Фәтхуллин билгеләвенчә, мәдәният йорты авыл урамына болай гына ямь биреп утырмый. Биредә узган мәдәни чаралар халыкны күп җәлеп итүенә сөенечен белдерде ул. “Тамаша” район фестивале моңа бер мисал. Бәйге дәвамында инде тугызынчы әсәр сәхнәгә куелды.
“Библиотөн”дә катнашучы һәркемгә сүз берделәр Кемдер яшьлеген исенә төшерде. Икенчеләр театр сәнгатен тагын да үстерү максатын куеп ихлас теләкләре белән уртаклашты. Сәнгать сөючеләрнең чәй табыны артында ачыктан-ачык ихлас аралашуы булды бу “Библиотөн”.



Кичәгә Альбина Гыйләҗева, Розалия Хәмәтнурова, Назиф Дәүләтгәрәевлар спектакльләрдән өзекләр күрсәтүе, Гөлназ Шәрифуллина, Алсу Әхмәтсафиева, Руслан Халиков, Дамир Хәмәтов, Рәзидә Әхмәтова, Назилә Хафизова, Асия Әхмәтшина башкарган җырлар ямь өстәде.


—Һәр актерның әйтер сүзе бар.Үткәннәрне искә төшерүегез белән сез бүген районның театр тормышы тарихын яздыгыз,—диде район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова, театр тормышы алдагы елларда да сүрелмәячәгенә ышаныч белдереп.





Театр ул халык рухын ныгытучы, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уятучы көч булып кала. Аны тылсым дөньясы дип тә әйтәләр. Анда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Ә театр актеры моннан соң да җәмәгатьчелек хөрмәт иткән шәхес булып калсын. Сәнгатьнең бу төрен якын иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез...
Читайте нас: