Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 апрель 2019, 00:16

Балтач сәхнәсендә буйдак егет "өйләнде"

Балтачта дәвам иткән "Тамаша" район фестивале чикләрендә “Гаилә”, “Изге уй”, реабилитация үзәге, район ветеринария станциясе театр коллективы "Әни, менә сиңа килен...нәр" комедиясен оста сәхнәләштерде.

Балтачта дәвам иткән "Тамаша" район фестивале чикләрендә “Гаилә”, “Изге уй”, реабилитация үзәге, район ветеринария станциясе театр коллективы "Әни, менә сиңа килен...нәр" комедиясен оста сәхнәләштерде.



Үзешчән театр сәнгатен, һәвәскәрләрнең осталыгын үстерү, халыкны мәдәният тормышына җәлеп итү максаты белән Русиядә Театры елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышлап районыбызда игълан ителгән “Тамаша” фестивале эстафетасын “Гаилә”, “Изге уй”, реабилитация үзәге, район ветеринария станциясе театр коллективы һәвәскәрләре лаеклы дәвам итте.
Драматурглар бүгенге авыллар проблемасын әсәрләрдә шулкадәр оста күтәрә. Театр коллективы сайлаган Илгиз Зәйниевның “Әни, менә сиңа килен...нәр” комедиясендә дә авыллардагы демография проблемасы ярылып ята.

Авыл картайган. Бу турыда Чыңгыз карт(Флүр Казыйханов) үзенә бер борчыла. Ирсез гомер кичергән, моңа кадәр авылның бердәнбер асыл егетен яратып йөргән Әкълимә (Фидания Мулланурова) кырдагы печәнен ихатасына ничек алып кайтырга, дип янып-көя.
Шул ук вакытта 35 яшькә җитеп бер дә өйләнмәгән Зиннур (Ринат Отмахов) беркөн себергә эшкә киткән җиреннән хатынлыкка Җәмиләне (Гүзәл Гасимҗанова) ияртеп кайта. Каенана—Миңсылу(Фәридә Гәрәйшина) башта киленне бик үк яратып бетерми. Ләкин алар килешәләр. Шулай улы хатынлы, әнисе киленле булуына сөенеп яшәп ятканда, көннәрдән беркөнне, шул ук авылда яшәүче мәңге айнымас Рәхимҗан(Ридат Закиров) этлеге белән, үзен Зиннурның себердә эшләп йөргән чагында өйләнгән хатыны дип таныштырып, Румия (Ленара Солтанова) кайтып төшмәсенме. Менә сиңа, әни, киленнәр шул булып чыга... Йортта ике хатынлы тормыш башлана. Кем әйтмешли, хәзерге заманча ике хатынлылык.

Салмак кына барган тормыш әкренләп тынычлыгын җуя. Ике хатын арасында ызгыш китә. Тавыштан туйган Зиннур беркөнне, хәтта, күршесе Чыңгыз карт янына кунарга керергә мәҗбүр була. Төшенкелеккә бирелгән Зиннурны кызганып, күршесе Әкълимә дә үзенә чакыра. Ә беркөнне ул үзен Зиннурның өченче хатыны булырга ризалыгын белдерә.








Шулай итеп, бәхетен читтән эзләгән егетнең пары күршесендә генә яшәгән булган бит. Спектакль ахырында Зиннур Әкълимә белән бергә кала. Мәңге айнымас Рәхимҗан да эчүен ташлап, өйләнергә сүз бирә.
Рольләрне һәвәскәрләр барысы да үзләренә хас осталык белән башкарды. Сәхнә күренешләре җырлар белән дә озатылуы комедиянең эчтәлеген тагын да тулыландырып җибәрде, тамашачы күңеленә җылылык өстәде. Әсәрнең уңышлы сәхнәләштерелүендә режиссер Әлфинә Нуркаева, Айгөл Нәфикова, музыкаль яктан бизәүче Руслан Кабулов, сәхнә корылышы өчен җаваплы Рузинә Фәссахова, ут яктыртучы Айрат Имамовларның тырышлыгы бәһалап бетергесез зур. Тамашаның башыннан ахырына кадәр залда көлгән тавышлар тынып тормады диярлек. Көлкеле дә, уйланырлык та комедия булды бу.
Һәвәскәрләргә район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, “Гаилә” үзәге директоры Эльмира Гарифуллина, Реабилитация үзәге директоры Илгиз Рәхимҗанов, ветстанция хезмәткәре Рита Әминева ихлас теләкләрен җиткерделәр.
“Тамаша” эстафетасын Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы кабул итте. Уку йорты директоры вазифаларын башкаручы Ильяс Вәлиев киләсе атна җомгасында балтачлыларны “Ефәк баулы былбыл кош” комедиясен тамаша кылырга чакырды.

(Фотографии: любительская сьемка).
Читайте нас: