Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 апрель 2019, 12:13

Көндәшле авылында Башкортстанның 100 еллыгын киң билгеләделәр

Көндәшле авыл мәдәният йортында Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчәк ат, туган җирем – Башкортстан!” дип аталган концерт оештырылды.

Көндәшле авыл мәдәният йортында Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчәк ат, туган җирем – Башкортстан!” дип аталган концерт оештырылды.
Бу чарада төрле яшьтәге һәвәскәрләр чыгыш ясады. Концерт “Көндәшле гүзәлләре” вокаль ансамбле башкаруында “Сәяхәтче җыры” белән башланды. Өлкәннәр коллективын “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр төркеме алыштырды. Алкышларга лаек номерларны ялгыз һәм парлы башкаручылар давам итте.
Тамашачыларга 1нче сыйныф укучысы Фидан Нигъмәтҗанов укуында Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренең сәхнәдә русча яңгыравы искиткеч көчле тәэсир итте. Җырчылардан Венера Тимершина, Рәйфә Карамова, Наилә Фәләхиева, Ләйсән Шәмсетдинова, Роза Әҗмиевалар кабатланмас моңнары белән күнелләрне хисләр дөньясында чайкалдырдылар. Гармунда үзе уйнап җырлаган Илнур Әкбәров чыгышын халык җылы кабул итте. Кичәне музыкаль яктан бизәгән Мәгъдән Фазылов үзенең нәфис сүз номерында юмор хисе аша туган төбәгебездәге халыклар дуслыгын данлады. Ул башкарган “Илче Кәрим” җыры исә республикабызның мәшһүр шәхесе Кәрим Хәкимов һәм күренекле авылдашыбыз Нурлыгаян Такаев арасындагы уртаклыкны аңларга ярдәм итте. Концертны җанлы итеп китапханәче Эльза Зиннурова алып барды. Тамашачыларга бу чара бик тә ошады.
Фәридә ФӘТТӘХОВА, тамашачы.
Читайте нас: