Район мәдәният сараенда чын "халык театры" сәхнәләштерән "Кыз урлау" комедиясе энҗе-сәйләннәр белән бизәлгән калфакны хәтерләтте.
Җомга көнне район мәдәният сарае сәхнәсендә куелган спектакль “Тамаша” район фестиваленең асылын тагын да ныграк ачты сыман. Бу фестиваль турында сүз кузгатсаң, чит төбәктәге кайберәләр:”Оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре арасындагы һәвәскәр сәнгать осталары белән конөерт куеп була, чынлап торып, спектакль кую да мөмкинме ни ул?”—дип гаҗәпләнеп карый. Һәвәскәрләрне бер гаиләдәй коллективка туплау, һәвәскәрләр арасында яңадан-яңа сәләтләрне ачу мөмкинлеген күрсәтте бу чыгыш. Алты оешма: “Башинформсвязь”, “Газпромгазораспределение Уфа”, “Радуга”, "Сельэнерго" җәмгыятьләре, “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре, эшкуарлар арасыннан унсигез һәвәскәрне сәхнәгә алып чыкты “Тамаша” фестиваленең бер көне. Спектакльне тамашачы энҗе-сәйләннәрдн бизәлгән калфактай кабул итте. Балтачлылар Мостай Кәрим әсәре буенча куелган “Кыз урлау” комедиясен карап чынлап хозурланды бу көнне. Махсус шушы спектакль өчен җыр язылуы гына да ни тора. Чыгыш тәмамланганда һәвәскәрләр “Тамаша”ның күп оешмалар һәвәскәрләрен берләштергәнен тасвирлаган, Гөлнара Шәймөхәмәтованың “Актанык” көенә ияреп язылган җырын башкарды.
Ә һәвәскәрләр бу әсәрне сәхнәләштерергә тотыныр алдыннан беркадәр шөбһәләнеп алганнар иде. Классик әсәр... Башкарып чыгу авырга туры килмәсме... Образларны тамашачы күңеленә тиешенчә җиткерә алырбызмы... Тамашачы спектаклебезне карарга килерме, юкса инде бу спектакль күп тапкырлар уйналган бит, кебек уйлар борчыды актерларны. Соңгысына килгәндә, атна башында ук билетлар сатылып беткән иде инде. Шулай итеп сәхнәгә чыгучыларны тулы зал каршылады.
Тулы зал алдында һөнәрман актер да дулкынланадыр, мөгаен. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки дулкынланган саен сәхнәдә үзеңне җаваплырак тоясың. Арада сәхнәгә күп тапкырлар чыгучылар да бар. Ә кайберәүләр өчен әлеге “Кыз урлау” дебют булды. Шулай да төп режиссер Камилә Халикова, һәвәскәрләр чыгышын үзара сөйләшү барышында бәһалаганда, барлык акктерларның да тигез ачылуын билгеләде. Әсәрне сәхнәгә куйган Гөлназ Шәрифулина һәм Гөлназ Мулланурованың репетицитяләр барышында һәр актер белән аерым эшләү нәтиҗәсе бу. Спектакль шулкадәр уңышлы барып чыкты, хәтта ул тамашачыга җитми дә калды.
Вакыйга Кәрешкә авылындагы депо, Сабантуй уза торган урындагы “Кызлар тавы” тирәсендә һәм Камилә йортында бара...
Башка театрлар сәхнәләштергән чыгышлардан аермалы буларак, әле спектакль таң атканда депо янындагы күренештән башланып китте.
“Актанык” көе астында әтәчләр кычкыра...Кошлар сайрый...Ә янгын сүндерүчеләр йокы “симертә”.
Авыл Сабан туена әзерләнгән көннәр. Элек-электән Сабан туйларында егетләр кыз күзләгән, ә кызлар яр сайлаган, чаярак егетләр хәтта кыз урлаган. Бу юлы дә яшьләр, Сабантуйны көтеп ала. Егетләр матур кызларны күрше авыллардан да эзли. Янгын сүндерүче Мөхәммәтша чая, чибәр, бер кашык су белән йотарлык Җәмиләгә гашыйк. Күрше Актанык авылында яшәүче Котлыәхмәтнең дә күзе шушы кызга төшкән. Ә карт төлке--Әҗмәгол карт Сабантуй житте исә, еллар узган саен арттырыбрак, бичәсе Уңганбикәне урлап кайтуы турында “риваять” сөйли. Аның хикәяте Котлыәхмәткә утлы табага май салгандай була. Әҗмәгол әкиятеннән дәрт алып, ул да, кызы үзен кире каккач, Җәмиләне урлап кайтырга план кора. Ул егетләрне һәм буйдак ир Дәүләтбайны котырта һәм ризалыкларын ала. Тик Дәүләтбай бу эшне үз файдасына бора шул. Аңарда Туктабикә белән кавышу нияте. Әлеге урлау. Тик караклар ятмәсенә Җәмилә дә түгел, Туктабикә дә түгел, ә Әҗмәголның бер тапкыр инде урланган исеме күтәргән карчыгы Уңганбикә эләгә. Шулай итеп, егетләр кыз урлыйбыз дип, әби урлап кайталар... "Син бит миңа килен түгел, ә каенана алып кайткансың,"--ди Камилә, хурлыкка калган энесе Котлыәхмәткә төрттереп. Хурлык Дәүләтбайның да эченә сыймый...
Рольләрне Альбина Гыйләҗева, Вәдис Мөкыймов, Фәнәзия Вәлиева, Марат Хәйруллин, Алмаз Шәрифуллин, Гүзәл Мортазина, Марат Әхмәтханов, Лилия Исламгалиева, Гөлнара Рәҗәпова, Хәмдүнә Сабирҗанова, Алсу Хәбибуллина, Әлфинә Сәгъдиева, Илшат Сафиуллин, Ленат Әхкамов, Рөстәм Гәрәев, Лилия Рамазанова, Илмира Туктамышева уңышлы башкарып чыктылар.
(Видео из страницы в Инстаграм отдела культуры Балтачевского района). Инде күп тапкырлар сәхнәгә куелган “Кыз урлау”ны тамашачы мавыгып карады. Җырлар, биюләр, шулай ук беркадәр юмор белән дә сугарылган комедия барышында әледән-әле көлгән тавышлар яңгырады, чыгышларны тамашачы кул чабулар белән озатып барды.
Тамаша ахырында һәвәскәрләргә жюри әгъзасы, сәхнә ветераны, “Балкыш” халык театры актеры Розалия Хәмәтнурова, “Балтач таңнары” гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев, “Башинформсвязь” җәмгыятенең Балтач бүлекчәсе начальнигы Нәфис Сәетов һәвәскәрләргә ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Ә “Тамаша” эстафетасын төньяк районара “Гаилә” үзәге һәм реабилитация үзәге, "Изге уй" социаль тәэминат үзәге, район ветеринария станциясе һәвәскәрләре кабул итте. 12 апрель көнне балтачлыларны янә театр “җомгасы” көтә.
(Фотографии: любительская сьемка)