Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 апрель 2019, 10:41

Уфада «Китапханә төне 2019» Русиядә Театр елына багышлана

Уфаның үзәк шәһәр китапханәсе «Китапханә төне 2019» — «Театрдан алып Китапкҡа кадәр» Бөтенрусия акциясенә чакыра. 19 апрельдә китапханәләр иртәдән башлап төнгә кадәр ачык була. Үзәк шәһәр китапханәсе сәләтле язучылар, артистлар, җырчылар һәм оста куллылар өчен үз ишекләрен ача. «Китапханә төне» мәйданчыкларында юбилейлы 2019 елның вакыйгалары да чагылдырыла.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууыуына 100 ел тулу хөрмәтенә аның шигырьләре төрле милләт телләрендә яңгырый. «Башкортстан Республикасы» энциклопедиясе белән таныштыру чарасы республика оештырылуның 100 еллыгына туры китерелә.
Уфалыларны Рус дәүләт академия драма театры һәм Уфф «Нур» татар дәүләт театры актерлары белән онытылмас очрашулар көтә. Башкорт дәүләт медицина университетының Эстрада миниатюралары театры һәм «Эм-Патио» плейбэк театры үзләренең иҗатыын тәкъдим итә. Кечес яшьтәге тамашачылар өчен «Африка арысланы ничек әдәбиятны һаткан» спектакле күрсәтелә, шулай ук теләгән һәр кем «Әкияткә сәяхәт» телетапшыруына төшү өчен кастинг үтә ала.
Кичәдә кубик-рубик җыю, кляксография, сүрәт төшерүнең гадәти булмаган алымнары, кәгазь, пластика буенча осталык дәресләре, өстәл уеннары оештырыла. Сирәк очрый торган китап күргәзмәсендә XIX һәм XX буат башындагы китаплар белән танышырга мөмкин. Шулай ук робот техникасы белән танышу һәм селфи өчен театр зонасы тәкъдим ителә.
«Китапханә төне 2019» Wanderers ут театрының чыгышы, концерт һәм бүләкләр уйнату белән тәмамлана.
Чыганак: «Башинформ».
Читайте нас: