Әсәр тамашачыга таныш. Аны бихисап театрлар һәм үзешчән театр коллективлары сәхнәләштерде. Әсәр бер, ә актерлар башка бит! Чынлап торып “халык театры” үзешчәннәренең чыгышын күрәсегез, башкаларныкы белән чагыштырасыгыз килсә, 5 апрель көнне район мәдәният сараена спектакль карарга рәхим итегез!