Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 март 2019, 02:03

Балтач сәхнәсендә Мәстүрә карчык буйдак егетләргә кызлар димләде

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы "Тамаша" район фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Үзе кызык, үзе елатырлык тамаша тәкъдим итте алар.

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы "Тамаша" район фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.

(Видео из страницы в Инстаграм отдела культуры Балтачевского района).

Артистлар чыгышын тамаша кылырга килгән халык сәхнә осталарыннан һәрвакыт нинди дә булса яңалык көтә. Русиядә Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган, оешма, предприятиеләрнең үзешчән театр коллективлары арасында дәвам иткән “Тамаша” район фестивале тамашачыларга атнаның һәр җомгасында диярлек күңелле тамаша бүләк итә, яңалык алып килә. Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе һәвәскәр театр коллективы сәхнәләштергән “Кызлар килде авылга, ягъни моңнар кайтсын авылга” комедиясеннән тамашачы чынлап яңалык көтте.





Чөнки таныш әсәр. Бу комедияне балтачлылар Әлмәт татар дәүләт театры артистлары чыгышында күргәннәр иде. Үзебезнең артистлар ничек уйнар икән, дигән сорау күпләрнең уенда булгандыр, мөгаен. Аншлаг белән узган тамаша. Ә чыгыш һөнәри артистларныкыннан һич кенә дә ким булмады. Тамашачы театрда халыкчан башкарылган чыгышны җиңелрәк һәм җылырак кабул итә бит ул. “Кызлар килде авылга, ягъни моңнар кайтсын авылга” башыннан ахырына кадәр кул чабулар озатуында дәвам итте. Режиссер Камилә Халикова һәм аңа ярдәмләшкән Алсу Әхмәтсафиева, Айзат Фәйрушиннарның әсәрне уңышлы сәхнәләштерү казанышларының берсе булды бу. Аннан да бигрәк, “Кызлар килде авылга, ягъни моңнар кайтсын авылга”ны тамашачы Театр көненә бүләк сыйфатында кабул итте.

Көлкегә бай тамаша. Ә андагы маҗараларда, актерларның һәрбер сүзендә никадәр тирән мәгънә...
Җиңел, матур тормыш белән кызыгып, кызлар калага китеп беткәч, авылда туйлар да үткәрелми, гармун тавышлары да тынып калган. Авылның яме, моңы киткән кебек... Зирекле дә ана шундай хәлдә, тип борчылган чакта монда "Кызлар" ансамбленең килеп төшүе – язмыш бүләгеме икән? Әллә авының иң мут һәм теремек карчыгынең хәйләкәр кылыгымы? Уенга колхоз рәисе, завклуб һәм алдынгы тракторист тотынгач, эшләр җайланыр, күрәсең... Инде ничәмә еллар басылмаган изге гармун телләре көй чыгара алырмы? Кызлар белән Зиреклегә моң кайтырмы?


Әлбәттә, моң кайтты. Зиреклегә килгән кызлар авылда калдылар. Мәстүрә карчык бу шатлыгыннан клубка мәрхүм иренең гармунын бүләк итте. Комедия актерларның чыгышы “Моңнар кайтсын авылга” җырын башкаруы белән тәмамланды. Үзе кызык, үзе елатырлык...
Башкортстан драматургиясе аксакалы Наил Гаетбаевның бу әсәр сюжеты тормыштан алынган. Тормышта да проблемалар театрдагы кебек җиңел генә чишелеш тапса иде. Төпкел авыллар да шәһәр кызлары күңелен әсир итәрлек булсын иде, дигән уйларга алып керде бу комедия.
Һәр актер үз образына туры килгән. Шартына бәрабәр декорация. Музыка, җыр, биюләр чыгышларга ямь өстәде.
Рольләрне башкарган Гөлназ Әнварова, Алсу Хәйртдинова, Рузилә Хәйруллина, Гүзәл Рамазанова, Зифа Разетдинова, Наил Хәсәнов, Линар Галимҗанов, Эльдар Галимҗанов автор фикерен күңелләре аша үткәреп тамашачыга уңышлы җиткерделәр.
Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмов комедияне сәнәләштерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен район Хакимияте мәдәният бүлегенә, мәдәният сарае хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Фестиваль штандартын җыелма коллектив исеменнән “Балтач таңнары” гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев һәм “Радуга” кулланучылар җәмгыяте рәисе Гөлнара Рәҗәпова кабул итеп алдылар. 5 апрель көнне җыелма коллектив Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясен сәхнәгә куячак.

(Любительские фото).
Читайте нас: