Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 март 2019, 11:34

Бүген Халыкара театр көне

Театр сәнгатен үз иткән барлык балтачлыларны бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бүген Бөтендөнья Театр көне.

Бүген Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә.




27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья театр көне 1961 елда — Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куелган. Ул һәр елны 27 мартта театраль җәмгыятьләр тарафыннан бәйрәм ителә.
Балтач районы Башкортстанда театр сәнгате үсеш алган төбәкләрнең берсе. Балтач үзенең уникаль театр культурасы белән республикада танылу яулады. Безнең район җирлегендә ике ел рәттән халык театр коллективларының “Тамаша” республика фестивале узды . Районның театр тармагы уңышлары елдан-ел арта бара. 2017 елда “Балкыш” Балтач район халык театры “Тамаша” республика конкурсы гран-приен яулады.
Әлеге вакытта Русиядә Театр елына багышланган, оешма, предприятиеләр, авыл җирлекләрендәге үзешчән сәнгать осталары арасында “Тамаша” район фестивале дәвам итә. Фестиваль бапрышында дүрт әсәр сәхнәгә куелды. Район мәдәният сарае сәхнәсендә кырыктан артык роль уйналды.
Атнаның җомга көне Балтачта театр көненә әверелде дип әйтерлек. “Тамаша” чикләрендәге чыгышлар шул көнне үтә. Бу атна җомгасында Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” комедиясен сәхнәгә куячак.
Читайте нас: