Балтач таңнары
-4 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2019, 17:30
Бөтендөнья фольклориадасы Уфага 80нән артык ил вәкилен җыячак
2020 елда Уфада Бөтендөнья фольклориадасында 80нән артык дәүләт вәкиле катнашачак.
2020 елда Уфада Бөтендөнья фольклориадасында 80нән артык дәүләт вәкиле катнашачак.
«Киләсе елда без Бөтендөнья фольклориадасын кабул итәбез. Халыкара мәдәният фестиваленә 80нән артык дәүләттән катнашучылар килә. Ул Башкортстанда оештырыла. Мондый чаралар бүген бөтен дөньяга мәдәниятебезнең байлыгын күрсәтүдән тыш, мөмкин булганча күбрәк чит ил фикердәшләрен җәлеп итү мөмкинлеге бирә», — дигән Валентина Матвиенко V Халыкара гуманитар Ливадия форумын оештыру комитеты утырышында.
Хәтергә төшереп үтик: Русия Президенты Владимир Путин 2017 елның июнендә 2020 елда Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү турында Указга кул куйган иде. Дүрт елга бер тапкыр оештырылган чара кешелекнең мәдәни мирасының күп төрле булуын күрсәтүгә һәм аны саклауга булышлык итүгә юнәлтелгән. Тәүге фестиваль 1996 елда Нидерландта үтеп, соңыннан аны Япония, Венгрия, Кытай, Көньяк Корея һәм Мексика кабул иткән иде.
«Башинформ»
агентлыгы мәгълүматларына нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Радий Хабиров: «Для нас большая честь встречать в Уфе президента страны»
Владимир Путин форумның пленар утырышында чыгыш ясады
Владимир Путин из Уфы открыл новые спортивные объекты в российских регионах