Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 март 2019, 17:22

Балтач сәхнәсендә Мәстүрә карчык буйдак егетләргә кызлар димли

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы "Кызлар килде авылга" комедиясен тамаша кылырга чакыра.

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы "Кызлар килде авылга" комедиясен тамаша кылырга чакыра.



Русиядә Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллык юбилеена багышланган, үзешчән театр коллективларының “Тамаша “район фестивале дәвам итә. Бу атнада балтачлыларны янә гаҗәеп тамаша көтә. 29 март көнне район мәдәният сараенда Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы бүгенге Башкортстан драматургиясе аксакалы Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” комедиясен сәхнәгә куя.
Спектакль яшьләр хакында. Комедиядә авыл проблемаларының чишелешен Мәстүрә карчык җиңел генә хәл итә. Ул, демографик хәл соңгы чиккә җиткән, туган авылы Ерыклыны коткару өчен янып-көя. Мәктәп ябык! Соңгы 5-6 елда инде авылда туйлар үткәне дә юк. Авылны коткарып булмасмы, дигән максат белән ул Казаннан концерт биреп йөрүче кызларны алып килеп авылының буйдак егетләренә димли.
Тамаша җомга көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

(Фото: скриншот из видео).

Читайте нас: