Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 март 2019, 00:56

Балтач сәхнәсендә Микүләй дәдәйнең бөер ташын бүлештеләр

Бүген Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы, "Тамаша" район фестивале чикләрендә, Данил Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" комедиясен сәхнәләштереп, һөнәри артистлар чыгышына торырлык тамаша күрсәтте.

Бүген Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе үзешчән театр коллективы, "Тамаша" район фестивале чикләрендә, Данил Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" комедиясен сәхнәләштереп, һөнәри артистлар чыгышына торырлык тамаша күрсәтте.




Русия Федерациясендә Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган “Тамаша” район фестивале барышында үзешчән театр коллективлары берсен-берсе уздыра барган сыман.
Бер ай чамасы вакыт эчендә район мәдәният сарае схнәсендә дүрт спектакль куелды, кырыкка якын роль уйналды. Ә тамаша залында алкышлау тавышлары чыгышлар саен ныграк яңгырый.
Иске Балтач урта мәктәбе һәм “Теремок” балалар бакчасы үзешчән театр коллективының драматург Данил Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" әсәренә сәхнәләштергән спектаклен тамашачы җылы кабул итте.
"Микуләй дәдәйнең бөер ташы" социаль нагрузкасы булган әсәр. Көлкеле, шаян комедия булса да, ул тирән мәгънәгә ия. Данил Салихов бу әсәрендә 1970-1980 елларда халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә булган проблемаларны күтәргән. Ришвәтчелек. Кешене дәрәҗәсенә карап дәвалау һәм башкалар...

Сценарий буенча элек тегермәнче булып эшләгән Микуләй, ягъни Николай Игнатьевич (Фәнис Шәймөхәмәтов) үзәк район больницасында дәваланып савыга алмаганнан соң, кала урология хастаханәсенә керә.
Микүләй— гади авыл карты. Үзе колакка да катырак. УЗИ дигәнне дә ул: “Уйди!”—дип аңлый.







6нчы палата. Анда ул палатадашы –кесә карагы Кыям (Ренат Аллаяров) белән таныша. Кыям этлеге белән аны яшь табиб Минтимер Хантимерович (Азат Шәяхмәтов) һәм шәфкать туташы Чулпания (Алсу Шәймөхәмәтова) хастаханәдән куып чыгару турында карарга киләләр. Ул арада рентген фоторәсемнәре нәтиҗәләрен күреп, палатага урология хастаханәсе доценты Мәүҗит Җәвитович (Раил Әхмәтов) килеп керә. Баксаң, Микүләй бөерендә бриллиант табылган икән! Аны кире хастаханәгә салалар. Шуннан Николай Игнатьевич тирәсендә ыгы-зыгы башланмасынмы.





Кайчандыр аңардан дәваланырга килгән саен ришвәт сыйфатында күчтәнәч таләп итсәләр, бөерендә бриллиантлы Микүләй иң кадерле кешегә әверелә. Урология хастаханәсендә дәваланган авыл картының хәлен белергә район хакимияте башлыгы килүе генә дә ни тора. Район больницасында мондый хөрмәт күрмәгән Микүләй таштан юк суелуына хәйран кала. Бай белән барысының да дус буласы килә дигәндәй, бөердәге бриллиант Микүләен якасыннан гына элеп алып йөрткән, гел дорфалык кына күрсәтеп торган Анфисаның иренә карата мөнәсәбәтен үзгәртә.


идео загружено в Ютуб из Инстаграм отдела культуры Балтачевского района).
Ул гынамы соң. Хәерче баеса, чабатасын түргә элә ди. Күңеле унсигездә җитмеш яшьлек ир, хәтта илле ел бергә гомер иткән Анфисасына (Назилә Аллаярова) хыянәт итү чигенә җитә. Моңа кадәр өч ирдән аерылган Чулпаниягә күзе төшә.
Барысы да Микүләй дәдәйне бүлешергә керешә. Аңа хәтта башкалада коттедж төзеп бирү турында карарга киләләр. Ә Чулпания Микүләй белән Төркиягә чыгып китәргә хыяллана. Ләкин Микүләй һәм Анфиса арасын, ничек тә, җайларга кирәк. Район хакимияте башлыгы Марфа Васильевна (Флүзә Мөхлисова) карары барын да үз урынына утырта. Хакимият Николай Игнатьевич алдында электән үтәлмәгән бурчыларын тормышка ашыра. Йорт төзеп бирә, автомашина бүләк итә. Микүләй карт беркем белән беркайда китми. Үз авылында Анфисасы белән торып кала. Хәер, бөерендге бриллианты да Танып буена балыкка баргач, кесәсенә салган бер таш кисәге булып чыга. Рентген өстәленә яткач, салкын була да аның өстенә, кесәсенә таш салынган, киемен каплаган булганнар икән. Менә сиңа “Микүләй картның бөер ташы”... Ә комедиянең асылы—чирле кешене җылы сүз, кадер-хөрмәт тә дәвалый, дигән хакыйкать.
Рольләрне һәвәскәрләр һөнәрман артистлар чыгышына торырлык дәрәҗәдә башкарды. Чыгышларга тиң музыкаль элементлар, хәл-шартларга тулысынча туры килгән декорация дә спектакльнең йөзек кашындагы асылташларны тәшкил итте. Ә режиссер ачышы бу очракта аерым әһәмияткә ия. Әлфия Нуркаева сәхнәләштергән бу комедиядә тамашачылар бик күп яңалыклар шаһиты булды.


(Фото из страницы сообщества ВКонтакте РДК села Старобалтачево).
— Бүгенге тамашада рольләрне укытучылар башкарды. Укытучыларда артистлык сәләте электән үк югары блуын билгеләр идем. Спектакль янә бер тапкыр районда театр сәнгате югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте,—диде жюри әгъзасы Камилә Халикова, спектакльгә карата тәэссоратлары белән уртаклашып.
Шулай ук мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов фестиваль барышында бердәмлек күрсәткәнәре өчен хезмәттәшләренә, чыгышны әзерләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ә фестиваль штандартын Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе кабул итте. 29 март көнне бу мәктәп коллективы Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” комедиясен сәхнәгә куячак.
(Фотографии:любительская съемка).
Читайте нас: