Бүген "Тамаша" район фестивале чикләрендә Иске Балтачның беренче санлы урта мәктәбе һәм “Теремок” балалар бакчасы үзешчән театр коллективы Данил Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" комедиясен сәхнәгә куя.
Русия Федерациясендә Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган үзешчән театр коллективларының “Тамаша” район фестивале айдан артык дәвам итә.
Шушы вакыт эчендә район мәдәният сарае сәхнәсендә утызга якын роль башкарылды.
Бүген фестиваль чикләрендә Иске Балтачның беренче санлы урта мәктәбе һәм “Теремок” балалар бакчасы үзешчән театр коллективы мәйдан тота. Труппа драматург Данил Салиховның “Микүләй дәдәйнең бөер ташы” комедиясен сәхнәләштерә.
Көлкеле сәхнә күренешләре белән тулы комедиядә бүгенге медицина тармагы проблемалары тасвирлана.