Балтач таңнары
-2 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Мәдәният
14 март 2019, 08:05
Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 ел Русиядә Халык иҗаты елы дип игълан ителәчәк
Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 ел Русиядә Халык иҗаты елы дип игълан ителәчәк. Бу турыда “Русия субъектлары сәгате” утырышында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко хәбәр иткән.
Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 ел Русиядә Халык иҗаты елы дип игълан ителәчәк. Бу турыда “Русия субъектлары сәгате” утырышында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко хәбәр иткән.
– Без Радий Хәбировның 2020 елны Русиядә Халык иҗаты елы дип игълан итү башлангычын күтәреп алдык. Ул 2020 елда Башкортстанда узачак халыкара дәрәҗәдәге зур чара – Фольклориада белән туры килә, – дигән Валентина Матвиенко.
Белүебезчә, Фольклориада 2020 елда 18 июльдән 1 августка кадәр үтәчәк. Ул Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарын берләштерәчәк. Анда дөньяның биш континентынан вәкилләр һәм 100дән артык коллектив катнашуы көтелә. Әлеге вакытта 73 ил вәкиле килергә теләк белдергән. Шулар арасыннан 53е респуликага киләчәк иҗат коллективларын билгеләгән дә инде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"