Балтач таңнары
+1 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 март 2019, 16:48
„Яшьлек—матур әкият”
Яшь алга барган саен яшьлекнең кадерен ныграк аңлыйсың. Люция Әблиеваның “Яшьлек—матур әкият” шигырендә сүз шул хакта.
Яшьлек турында нинди генә шигырьләр, җырлар, романнар иҗат ителмәгән
.
Барлык әсәрләрдә дә ул кеше гомеренең иң матур мизгеле итеп сурәтләнә. Һәр автор үз фикерен нинди дә булса яңалык аша җиткерергә тырыша.
Яшь алга барган саен яшьлекнең кадерен ныграк аңлыйсың.
Люция Әблиева
ның “Яшьлек—матур әкият” шигырендә сүз шул хакта.
Өлкәннәр бергә җыелса,
Яшь чакларын сөйлиләр.
Күңелләре тулып китеп,
Моңсу көйләр көйлиләр:
Урам аша чыккан кебек
Гомернең узулары.
Яшь вакытларны сагынып,
Йөрәкнең сызулары.
Баегач кына сизелә
Кояшның да кадере.
Очкан кош түгел, яшь чаклар
Әйләнеп кайтмый кире.
Өлкәннәрнең җырларында
Ярылып ята хакыйкәт.
Кабат укып булмый торган
Яшьлек - матур әкият...
Люция ӘБЛИЕВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде