Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2019, 11:48

Көндәшле авылында хатын-кызларны зурладылар

Ул көнне Көндәшле авыл мәдәният йортына халык “ Рәхмәт сезгә илнең кызлары” исемдәге кичәгә җыелды.

Ул көнне Көндәшле авыл мәдәният йортына халык “ Рәхмәт сезгә илнең кызлары” исемдәге кичәгә җыелды.

Авыл җирлеге башлыгы Фларит Аскаров һәм ветераннар советы рәисе Файзелгаян Нартдиновлар тамашачыларны Халыкара хатын – кызлар көне белән котлаганнан соң, бәйрәм концерты башланды. Концертның сценариен китапханаче Эльза Зиннурова бик эчтәлекле итеп төзегән. Бәйрәм кичәсе бер тоткарлыксыз, бәйләнешле барды. Мәдәният йорты оештыручысы Роза Әҗмиева концертка төрле буын вәкилләрен җәлеп иткән. Ул үзе бик оста җырчы, ялгызы һәм кызы Ләйсән белән бергәләп башкарган җырларына тамашачы яратып алкышлады. Найлә Фәләхиева башкарган җырлар да халык күңеленә хуш килде. Аның улы Ильназ Фәләхиев концертта үзен оста гармунчы һәм җырчы итеп танытты. Ләйсән Шәймөхәмәтованы авылдашлар нәфис сүз остасы буларак беләләр. Бу юлы ул Роберт Миңнуллиның публистик шигырен бүләк итте. Екатеринбургтан кунакка кайткан Әлфир Сәлимҗанов, Руслан Фәйләсуповларның җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Магдән Фазылов үзе иҗат иткән “ Әдилә” җыры белән күңелләрне әсир итте, концертта ул үзенчәлекле алып баручы буларак та чыгыш ясады. Икенче алып баручы – Илнур Әкберов әле унынчы сыйныфта укый. Ул мәктәптә һәм клубта оештырылган һәр чараның үзәгендә кайный. Матур итеп баянда уйнау, җырлау, нәфис сүз – барысын да булдыра егет. Концертта ялгыз җырлар да, дуэтлар да, аеруча, егетләр башкаруындагы күмәк җырлар бик уңышлы, тәэсирле булды. Бу концерт һәммәбезгә дә бик ошады.

Лилия КАШАПОВА, тамашачы.
(Фото редакция архивыннан).
Читайте нас: