Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2019, 13:06

Дуслык белән көчле магашлы алмантайлылар

Магашлы Алмантай авыл клубы каршында алты клуб формированиесе эшли.

Магашлы Алмантай авыл клубы районда танылган мәдәният учреждениесе. Клуб каршында алты клуб формированиесе эшли: „Ужара” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Альфина Алексеева), „Лупсиге” балалар һәм „Рвезылык” өлкәннәр бию коллективлары (җитәкчеләре Лариса Кузьмина), „Тамаша” үзешчән сәнгать театр коллективы һәм балалар үрнәкле театр коллективы (җитәкчесе Альфина Алексеева), „Туган көйләр” инструменталь ансамбль (җитәкчесе А. Сайпанов). Югары күрсәткечләргә ия коллективларның һәркайсы район, республика, төбәкара конкурс һәм фестиваль дипломанты. Магашлы Алмантай авылы үзешчәннәрен районда гына түгел, аннан читтә дә танып беләләр.
Авыл клубы каршындагы иҗади коллективларның эше мари милли мәдәниятен саклауга һәм тергезүгә юнәлтелгән. Алар оештырган һәр чара халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йола һәм традицияләренә мәхәббәт белән сугарылган. Ел саен авылда Шорыкйол (Раштуа), Уярня (Масленица), Кугече (Пасха), Семык (Троица), Угинде пайрем (Яңа уңыш бәйрәме) үткәрелә. 2017 елда бу исемлеккә янә бер мари бәйрәме өстәлде. Ул — Конга пайрем (Мич бәйрәме). 2017 елда авылга нигез салынуның 290 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Бу чара барлык авылдашларны, илнең ерак төбәкләрендә яшәгән туганнарны җыйды. Мондый бәйрәмнәр хәзер традициягә әйләнде һәм халык аларны яратып өлгерде.
Халык бәйрәмнәре белән генә чикләнми магашлы алмантайлылар. Башка күңел ачу чаралары да үткәрелә: „Ковамын меланже” („Зур әни койган коймаклар”), „Кас шинчымаш” („Кич утыру”), „Марий касс” (Мари мәдәнияте киче), „Кушталена мо йолташ?” (Бию кичәсе) һәм башкалар. Календарьдагы бер генә бәйрәм дә күңел ачу чарасы һәм дискотекасыз үтми. Кыскасы, бу авыл халкы кичен өйдә утыра белми. Алар аралашу, күңел ачуга омтыла, бәләкәй генә бәйрәм дә зур тамашага әйләнә.
Үсеп килгән буын вәкилләрен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Клубта балалар да теләп шөгыльләнә. „Лупсиге” балалар бию һәм „Тамаша” үзешчән театр коллективлары район, республика конкурслары призёрлары. 2017 елда, мәсәлән, „Тамаша” балалар коллективы „Кыңгыраулар чыңы” республика фестивалендә катнашып жюриның югары бәһасын алды һәм „үрнәкле” исеменә чыгарылды. Күп тә үтми ул шушы исемне яулады. „Балалар костюмнар әзерлиләр, репертуар сайлауда катнашалар. Шөгыльгә бар күңелдән биреләләр. Без аларга мари халкының традицияләрен тапшырырга тырышабыз, аларны халык бәйрәмнәре, халык уеннарына җәлеп итәбез, мари телендә җырлар, такмаклар һәм биюләр өйрәтәбез”, — ди Альфина Алексеева.
Клуб актив концерт эшчәнлеге алып бара. Үз концерт программалары белән район мәдәният сарае, авыл клублары сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. Шулай ук Тәтешле, Калтасы, Яңавыл районнарында яшәүчеләрне матур чыгышлары белән сөендерделәр. Концерттан кергән акчаны клубны үстерүгә тотыналар: радиомикрофон һәм көчәйткечле музыкаль аппаратура, ноутбук алганнар. 2017 елда коллективлар эшеннән җыелган акча клуб бинасын электр белән җылыту җиһазы алуга тотынылган.
Коллективның 2018 елгы эшчәнлеге дә киеренке һәм нәтиҗәле булды. Клуб эше Русиядә ирекмәннәр һәм әйдаманнар, Башкортстанда Гаилә елы чикләрендәге программаларны тормышка ашыруга юнәлтелде. Шушы программаларга ярашлы, Балтач районы мариларының „Эрвел марий” мари милли-мәдәни автономиясе идарәсе белән берлектә алар авыл биләмәләре арасында үткән „Авылым бизәкләре” район фестивалендә, февраль аенда „Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә” мәдәни-спорт программасында катнашты һәм Фатхуллиннар гаиләсе беренче урын яулады. Февраль аенда шушы клубта мари җырларын һәм такмакларын башкаручыларының „Яндар йук” бәйгесе үтте. Бу чара район авылларыннан 60тан артык талант иясен бергә туплады.
„Ужара” фольклор ансамблендә катнашучыларның өлкән буын вәкилләре „Елларым — минем байлыгым” район фестивалендә Мишкә авылында үткән шигырь укучылар бәйгесендә Алёна Аликаева җиңүче булды.
„Ужара” фольклор бәйрәме чираттагы тапкыр үзенең халык ансамбле исемен раслады. Үзешчән сәнгать осталарының республика фестивалендә „Угыз бәйрәме” мари йоласын сәхнәләштереп янә бер баскычка күтәрелде.
Язын Уфа шәһәрендә „Башкортстанның тарих битләре” фестиваль-марафоны үтте. Анда районнан ”Ужара” фольклор ансамбле һәм „Рвезылык” бию ансамбле дә катнашты.
Авылда күп чаралар үтте. Май аенда „Семык” бәйрәме күп халыкны җыйды. Халык җыелган мәйданны магашлы алмантайлылар үз көчләре белән бизәделәр, Янтимер авылы нигезләнүгә 290 ел тулуны бәйрәм иткән чарада катнаштып, соңгысында кул эшләреннән күргәзмә, мари өстәле һәм бәйрәмдә катнашу өчен бер гаилә әзерләделәр.
29—30 июнь көннәрендә Иске Балтачта республика „Шәҗәрә” һәм район „Сабантуй” бәйрәмнәре үтте. Магашлы Алмантай авылы халкы анда Шавай нәселе шәҗәрәсен тәкъдим итте. Фатхуллиннар, Альмикаевлар, Хайбуллиннар һәм Шайхутдиновлар гаиләләре — шушы нәсел вәкилләре. Шавай нәселен өйрәнеп, җиде буын үзенең тамырларын барлады һәм „Гаиләм — минем кальгәм” бәйгесендә өченче урын яулады.
Уңышлары күп авыл клубының. Узган елда 100 мең сумлык „Иң яхшы мәдәният учреждениесе” Башкортстан Республикасы грантын оттылар. Бу акчага гармун, видеопроектор, ноутбук, прожекторлар, концерт киемнәрен саклау өчен шкафлар алдылар.
Матур, тату, бердәм яши Магашлы Алмантай авылы халкы. Үткәннәрен онытмый, бүгенге кыйммәтләрне саклый, милли йола, гореф-гадәт, традицияләрне саклап, баетып килер буыннарга тапшыра.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.



Читайте нас: