Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 март 2019, 00:52

Балтач тамашачысы “Кызлар капкыны”на капты

Бүген район мәдәният сараенда мәгариф бүлеге һәвәскәрләре сәхнәләштергән "Кызлар капкыны" комедиясе барышында залда тамашаның башыннан ахырына кадәр көлке тавышлары тынмады.

Образларны сәхнәдә уйнап тамашачыга җиткерү, кешенең актерлык сәләте һәм осталыгына нигезләнә. Русиядә Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган “Тамаша” район фестивале сәнгатьнең нәкъ менә шул жанрында сәхнә осталарын ачыклау һәм аларны халыкка танытуга юнәлтелгән.

Фестиваль барышында, бүген балтачлылар өченче чыгышны тамаша кылды.

Район мәгариф бүлеге һәвәскәрләре драматург Данил Салиховның бүгенге тормышта урын алган көлкеле һәм гыйбрәтле күренешләр сурәтләнгән “Кызлар капкыны” комедиясен сәхнәгә куйды. Актерлар шушы системаның төрле тармакларында хезмәт салган һөнәрманнар. Әсәрне сәхнәгә куйган Гөлназ Галләмова һәм Шаһит Фәрхуллин аларны шулкадәр уңышлы сайлаган, әйтерсең, актерлар барысы да шушы роль өчен туган. Оста уйныйлар. Декорация, музыкаль озату да , тамашачы күзлегеннән караганда, һөнәри театрлардагыдан калышмый.
Гомумән, тамашачы мәгариф хезмәткәрләре чыгышын җылы кабул итте. Тамашаның башыннан ахырына кадәр залда көлгән тавышлар тынып тормады диярлек. Кирәк урында халык кул чабып актерларны дәртләндереп тә җибәрде.
—Хезмәткәрләребез әле беренче тапкыр театр жанрында үзләрен сынады. Тамашачы бәһасыннан күренүенчә, мәгариф хезмәткәрләре бүгенге имтиханны уңышлы тотты дип әйтергә нигез бар,--диде район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгзүмова, тамаша ахырында ясаган чыгышында.
"Кызлар капкыны"—сатирик комедия. Сценарий буенча актриса өч дус кыз— Минненур(Римма Сафина), Галия (Светлана Галиева) hәм Зөбәрҗәт (Аида Габбасова), “Күгәрченем—гөлкәем ” танышулар һәм кавышулар бюросы сыйфатында үзләренең шәхси сатира театрын ачып җибәрәләр. Максатлары: кыек юлга баскан кешеләрне туры юлга кертеп җибәрү.
Бюро ачылгач, аның ишеге ябылып тормый. Иң беренче булып бирегә өч хатын аерып, үзенә сумо көрәшчесе фигуралы илаһи зат эзләүче, шәhәрнең бердәнбер тире тозлау комбинатының тире тозлау цехы начальнигы урынбасары Миңлехәбиб Миңлехәбирович та (Илфат Хәйдаров) мөрәҗәгать итә. Ә кызлар белән төп театрда бергә эшләгән, дүртенче дистәгә аяк баскан Мәрдән (Илшат Яхин) килеп кергәч бюро чак чәлперәмә килми. Миңненурның хәтта йөрәк өянәге тота. Ничек Мәрдәнгә үз-үзләрен танытмаска? Өстәвенә, әнисе Гөлҗәүhәр(Гөлфирә Хәсәнова) биш яшьлек малай җитәкләп йөрткән сыман, бер адым да калмый улына ияреп йөри. Ә Сәмига (Лилия Гыйзетдинова) бюрога 80-90 яшьлек бай бабай эзләп мөрәҗәгать итә.
Актрисалар азганнарның барысын да туры юлга алып чыгару әмәлен таба. Бары да уңышлы хәл ителә. Тик менә соңгы клиент - Миненурның аерылышкан ире Рөстәм(Илшат Габбасов) бюрога килгәч беркадәр авырлык килеп туа. Миненур hаман да элекке ирен үлеп ярата. Нишләргә? Күзгә-күз карашып сөйләшергәме, әллә тагын спектакль корыргамы? Әлбәттә, спектакль...
Актрисалар максатларына ирешә. Бюрога мөрәҗәгать иткәннәрнең барысын да гаиләләренә кире кайтаралар. Менә шул була кызлар капкыны.

Ахырда туй. Күмәк җыр. Һәм, әлбәттә тамашачының дәррәү алкышлары.
Район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов чыгышлары белән уйланырлык, тамашачыны әсир итәрлек ял сәгатьләре бүләк иткәннәре өчен һәвәскәрләргә рәхмәт белдерде.
Ә фестиваль штандартын Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе кабул итте. Форсаттан файдаланып, мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов, балтачлыларны 15 март көнендә булачак тамашага чакырды.








Читайте нас: