Магашлы Алмантайдан Фарит Фаткуллин мари җырын башкаручыларның “Яндар йӱк” район фестивалендә икенче урын яулады.
Конкурсант бәйгедә Л. Иксанова сүзләренә композитор С. Яндуков иҗат иткән “Пеледыш пайрем”("Чәчәк бәйрәме") җырын башкарды.
Мишкә авылыннан "Ар Мишкан" ансамбле җырны күмәк башкаручылар арасында беренче урынга чыкты.
“Яндар йӱк” традицион рәвештә "Аркан ишү" биюе белән тәмамланды.