Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 февраль 2019, 16:59

Магашлы Алмантай—"Яндар йӱк" башкаласы

Кичә Магашлы Алмантай авыл клубында узган "Яндар йӱк" район фестивале мари җырын оста башкаручыларны барлады.

Магашлы Алмантай авыл клубында узган "Яндар йӱк" район фестивале мари җырын оста башкаручыларны барлады.

Иске Балтачтан Тәтешлегә йөри торган элекке олы юлдан барганда, Тутагач авылыннан соң бераз үткәч уңга табан карасаң, биредә җанлылык юктыр, дигән уйлар алдан йөгерә.
Бар анда җанлылык. Тутагач авылыннан соң беренче чатлыктан уңга борылган юлчыны Магашлы Алмантай авылы каршылый. Район үзәгеннән 15 километр ераклыкта, төньяктан искән җилләрдән калкулык итәгендә ышыкланып, Танып елгасы буе тугайларында урнашкан авыл. Биредә өч йөзгә якын кеше яши. Магашлы Алмантайны районда мари халкы дөньясының икенче „башкаласы” дип әйтергә мөмкин. Әйе, районның үз „Марий Эл”ы бар. Ата бабалары яшәгән җирләрдән ерак төбәктә яшәсәләр дә, мари милләте вәкилләре милли мәдәниятләрен югалтмый. Халыкның үз көнкүреше. Авылда күмәк хуҗалык бар. Бүген дистәләгән магашлы алмантайлы Илдар Акберов җитәкләгән „АгроПРОФИ” җәмгыятендә эшли. Авыл халкын әлегә кадәр бер проблема борчый иде. Ул да булса юлсызлык.

—Дәртле халык яшәгән авылларда тормыш җанлы, кешеләре мәдәниятле. Магашлы Алмантай кебек авыллар белән районның йөзе якты. Сүз дә юк, авыллар халкы уңайлы шартларда яшәргә хаклы. Сезнең төбәктәге юлсызлык мәсьәләсә хәл ителәчәк. Быел Магашлы Алмантайга каты өслекле юл төзү планлаштырыла,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Магашлы Алмантай авыл клубында мари җырын башкаручыларның "Яндар йӱк” район конкурсын тамаша кылырга килүчеләр алдында ясаган чыгышында.
Район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова билгеләвенчә, „Яндар йӱк”ның биредә оештырылуы очраклы хәл түгел. Магашлы Алмантай клубы районда мәдәният тормышы кайнап т орган нокталарының берсе. Монда Әлфинә Алексеева җитәкчелегендә эшләгән „Ужара” этник-фольклор төркеме уңышлы эшләп килә. 2003 елда оешкан төркем бүген ике дистәдән артык һәвәскәрне берләштерә. 2012 елда бу коллектив „Халык ансамбле” дәрәҗәсен яклады. „Ужара”ның район күләмендәге мәдәни чараларның берсеннән дә читтә калганы юк. Республика, төбәкара бәйгеләрендә дә ул уңышлы чыгыш ясый. Шулай ук Магашлы Алмантай авыл клубында балалар театры түгәрәге эшли. Биредә 14 бала шөгыльләнә. Бу коллектив та район күләмендә оештырылган фестиваль, конкукрсларда уңышлы чыгышлары белән аерыла.
Ә „Яндар йук” Магашлы Алмантайда беренче тапкыр моннан өч ел элек үткәрелгән иде. Конкурсның исемен маричадан тәрҗемә ясасаң, яңгыравык тавыш дигәнне аңлата. Берничә ел эчендә милли моңнар яңгыравы тирә-як тарафларга аралды. Былтыр „Яндар йӱк”та Тәтешле районы һәвәскәрләре катнашырга теләк белдерсә, быел конкурсантларны удмурт милләте вәкилләре дә тулыландырды.

Милли мәдәниятне үстерү, җыр башкаручы үзешчән сәнгать осталарын барлау максатыннан оештырылган бәйгенең быелгысы Русия Территориясендә һәм Башкортстан Республикасында Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллык юбилеена багышланды. Һәр елдагыча урындагы мариларның „Эрвел мари” милли-мәдәни автономиясе, район Хакимиятенең мәдләният бүлеге, район мәдәният сарае берлектә оештыра аны. Быелгы бәйгене оештырырга „АгроПрофи”, район үзәгенең „РемСтройСервис” җәмгыятьләре спонсор ярдәме күрсәткән.
Бәйге ялгыз башкаручылар, гаилә, вокаль һәм фольклор ансамбльләре арасында үтә. Конкурс шартлары буенча сәхнәгә чыгучылар мари телендә шагыйрь һәм композиторлар иҗат иткән җыр яки такмак башкарырга тиеш.
Традициягә әйләнеп киткән, һәвәскәр башкаручылар талантын ачуга багышланган, елдан-ел үзенчәлекләре белән таныла барган бәйгедә Магашлы Алмантай, Иванай, Янтимер, Асавка, Иске Ямурза, Янактай авыллары һәвәскәрләре катнашты. Сәхнә осталыгын сынарга килгән һәркем үзе яратып башкарган җырны тамашачыга бүләк итәргә килгән. Ә чыгышларны район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова җитәкчелендәге жюри бәһалады.










„Яндар йук”та катнашучыларның барысын да да җыр сәнгатенә, туган җире, халкына булган сөю берләштерә. Мари эстрадасының танылган артисттлары: Татьяна Денисова, Станислав Шакиров, Олег Славин, Надежда Пашина, Полина Итальева репертуарыннан җырлар яңгырады конкурс барышында. Һәвәскәр җырчылар да башкару осталыгы ягыннан эстрада йолдызларыннан калышмый. Ә мари җырларының ритмы башка төрле бит ул. Тыңлап торсаң, үзеннән-үзе җырчыга кушылып биисе килә. Бу фикерне бәйге спонсорларының берсе Вил Шафиков та хуплый.
—Мари телен аңламыйм. Ләкин моңнары күңелгә якын. Могҗиза. Чөнки җырларның кайберләре, сүзләрен аңламасаң да, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә,— диде ул үз чыгышында.
Ә такмакларга мари мәдәнияте шулкадәр бай. Үзебезнең район җирлегендә барлыкка килгәннәре дә бар. „Балтач кундем такмак-влак” шуларның берсе. Бәйгедә катнашучыларның бихисабы тамашачыга такмаклар тәкъдим итте.
Бәйге ике сәгатьтән артык дәвам итте. Озак дәвам иткән концерт залда утыручыларны һич кенә дә ялкытмады. Тамашачыга тамаша хәтта җитми дә калды. Чынлап та халык үз моңын ярата. Шулай булырга тиеш тә, Чөнки чын моң, хакыйкатькә, тугрылыкка, матурлыкка, яхшылыкка, дуслыкка өнди, милләткә карата ихтирам хисләре уята. Ул гына түгел, район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтиова билгеләвенчә, „Яндар ук” киләчәктә Балтач җирлегендә халыклар дуслыгы күперен ныгытучы күркәм чарага әверелергә тиеш.







Ә бәйге җиңүчесез булмый. Номинациядә җиңүчеләргә бүләкләрне урындагы мариларның „Эрвел марий” милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Петр Абдулов тапшырды. Борынгы мари такмакларын оста башкаручы номинациясендә Югары Иванайдан Валентина Макарова бүләкләнде. Конкурсның иң өлкән һәм иң яшь башкаручылары номинацияләре бүләкләренә Магашлы Алмантайдан Минлиса Кириллова һәм Элеонора Апсатарова лаек булдылар. Шулай ук Мишкәдән Галина Закирзянова, Югары Янактайдан Люсия Кубатуллина тамашачы сөюе, җырны иң оригиналь башкаручы номинациясе призларын яулады.
Магашлы Алмантайдан Артур Сайпанов, Мишкәдән Станислав Бадамшин һәм Секргей Сликаевлар бәйге пьедесталының өченче баскычында. Шулай ук коллективлар арасында өченче урынны Мишкә авылының „Рвезелык”, Иванай авылының „Ош пеледыш”, Янактайдан „Горница” ансамбльләре яулады. Җиңүчеләргә бүләкләрне Түбән Сикияз авыл җирлеге башлыгы Фирдинант Арсланов тапшырды.
Бәйгедә икенче урын алучыларны бүләкләү миссиясен район мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймөхәмәтова үтәде. Бу баскычта җиңүчеләр исемлеген Магашлы Алмантайдан Фәрит Фаткуллин ачты. Шулай ук ансамбльләр һәм дуэтлар арасында Асавкадан Галиевлар гаилә ансамбле, Иске Ямурзадан Элена Пастиева һәм Эльза Фаюршиналар дуэты чыгышлары икенче дәрәҗәдәге диплом белән билгеләнде.
Беренче урынга лаек булучыларны район Советы рәисе, „Балтач таңнары” гәзите редакциясе мөхәррире Рөстәм Вәлиев бүләкләде. „Яндар йук” пьедесталында бу баскычны Түбән Янактайдан Анастасия Асадикова, Магашлы Алмантайдан Фаткуллиннарның гаилә ансамбле, Марина Хайбуллина һәм Татьяна Кириллова дуэты, Мишкә авылыннан „Ар Мишкан” ансамбле яулады. Шулай ук бәйге спонсоры Вил Шафиков Түбән Иванайдан Марита Калиевага үз призын тапшырды.
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конкурсны оештыручылар бәйге Гран-приен булдырырга да карар иткән. „Яндар йӱк-2019” конкурсының төп җиңүчесе— Асавкадан Виктория Кирьянова бәйге спонсоры, „АгроПРОФИ” җәмгыяте директоры Илдар Акберов кулларыннан бүләк алды.
Күңелдә матур матур сәхифәләр калдырган былгы „Яндар йӱк” алдагы елларда да милли моңнарны яңгыратыр әле.
Читайте нас: