Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 февраль 2019, 18:44

"Яндар йук"та мари җырын башкаручылар сәхнә осталыгын сынаячак

Бүген Магашлы Алмантай авыл мәдәният йортында мари җырын башкаручылар арасында "Яндар йук" районара бәйгесе үтә.



Бүген Магашлы Алмантай авыл мәдәният йортында мари җырын башкаручылар арасында "Яндар йук" районара бәйгесе үтә.



Русия Федерациясендә һәм Башкортстанда "Театр елы"на багышлап, милли мәдәниятне үстерү, җыр башкаручы үзешчән сәнгать осталарын барлау максатында, бәйгене район Хакимитятенең мәдәният бүлеге, район мәдәният сарае, Түбән Сикияз авыл җирлеге хакимияте, мариларның "Эрвел марий" урындагы милли-мәдәни оешмасы берлектә оештыра.


Конкурс ялгыз башкаручылар, гаилә, вокаль һәм фольклор ансамбльләре арасында үтәчәк. Бәйгедә катнашучы мари телендә шагыйрь һәм композитор иҗат иткән җыр яки такмак башкарырга тиеш.


Конкурска йомгак ясаганда бер гран-при өч дипломант һәм номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнәчәк.


Җырчылар бәйгесе Магашлы Алмантай авыл клубында 19:00 сәгатьтә башлана.



Читайте нас: