Мәхәббәт - дөньяда булган иң тойгылы хисләрнең берсе. Күңел аны ничек кабул итүе, хисләрен ничек җиткерә алуы кешенең рухи дөньясыннан тора. Язучы Әмирхан Еники әйтүенчә: "Мәхәббәт – ул йөрәк эше. Аны бернинди исәп-хисап мәҗбүр итү, көчләү, ялыну-ялвару белән тудырып булмый. Туса ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа”.
Мәхәббәтнең асылы барча табигатьтә бер үк. Хайваннар арасында да бар ул мәхәббәт. Ләкин кеше, хайваннан аермалы буларак, хисләрен сүз белән дә аңлатырга сәләтле. Шул ук вакытта мәхәббәттән исергән кешедә хайван инстинкты чамадан тыш уянырга тиеш түгел.
Соңгы вакытта кешелек дөньясы зур үзгәрешләр кичерде. Бүгенге көндә әхлак нормалары да кайчак аста кала.
Драматург, әдәби әсәрләре өчен Шәйхи Маннур, Фәтих Кәрим, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснетдиновның “Кик-ри-күк” комедиясен сәхнәгә куйган үзәк район больницасы һәвәскәрләре “Тамаша” район фестивале чикләрендә сәхнәләштергән тамашада балтачлыларга менә шуларны җиткерде. Гашыйклар көнендә тамашачыларга бүләкнең иң зуры булды бу.
—Сөйгәненә бер тапкыр яратам дип әйтмәгән авыл егете туган җирен ярата аламы?—дигән сорау яңгырады комедиядә. Сүз юк, кайберәүләрдән “яратам” сүзен тартып та, сатып та алып булмый.
Сценарийда авыл тирән үзгәрешләр кичергән чор. Колхоз ООО булып үзгәргән. Хуҗалыкта эшләүчеләр ярты ел буена хезмәт хакы алмаган. Җәмгыять директоры спектакль куйган авыл эшчәннәренә шундук хезмәт хакын түләргә вәгъдә итә. Спектакльгә әзерләнәләр. Тик репетицияләр барышында ук бәхәсләр туа. Авыл яшьләре икегә бүленгән. Шәһәр зимагурларының үз төркеме, авыл хуҗалыгы производствосында эшләүчеләр үзенә бер серле йомгак. Ул үзара көнләшүләр... Кыскасы, чын авылдагыга хас күренеш... Спекатакль барып чыкмый. Шәһәрдән, кимсетелгән, бер режиссер кыз килеп төшкәч кенә бары да үз урынына килеп утыра.
Район мәдәният сарае режиссеры Камилә Халикова ярдәме белән сәхнәгә куелган комедия уңышлы барып чыкты. Вахит Шәймөхәмәтов, Лариса Хөсәенова, Миләүшә Гыйззәтова, Рәшит Сабиров, Филүс Шәймөхәмәтов, Рәмилә Сираҗетдинова, Асия Закирова, Салават Гыйлметдинов, Булат Суфияров һәм эпизодлардага күренешләрдә Салават Фәрхуллин, Фәнүр Нургалиев, Ришат Гайнанов, Фәдис Сабиров, Булат Галишановлар рольләрне һөнәри дәрәҗәдә башкардылар. Комедиянең ел тематикасына туры килүе генә дә ни тора. Ә актерлар осчталыгын тамашачы агүрә алкышлады.
—Медицина хезмәткәрләренең сәхнә осталыгы белән горурланып утырдым бүгенге тамашада,— диде үзәк район больницасы баш врачы Айдар Хәмәтов, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Театр һәм мәхәббәт кешене матур итә дигән хакыйкатьне тулысы белән ачыклады һәвәскәрләр.
“Театр елы-2018” штандартын бүген район мәгариф бүлеге кабул итте. Бу коллектив район мәдәният сарае сәхнәсендә 1 март көнне чыгыш ясаячак.