Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 февраль 2019, 18:31

Бөек шәхес Илһам Шакировны Көндәшле авылы халкы шулай хәтерли

Илһам Шакиров татар халкының моңлы сандугачы да, милләтнең кыю бөркете дә иде. Безнең буын аның җырларын тыңлып, шул моңнарга гашыйк булып, шуларны җырлап үсте.

Илһам Шакиров татар халкының моңлы сандугачы да, милләтнең кыю бөркете дә иде. Безнең буын аның җырларын тыңлып, шул моңнарга гашыйк булып, шуларны җырлап үсте.
Аның башкаруында „Безнең авыл”, „Һаман истә”, „Син сазыңны уйнадың” кебек җырларны башта колхоз радиосы аша, соңрак радиолалардан һәм грампластинкалардан, ә инде магнитофтоннар барлыкка килгәч, кассеталардан һәм дисклардан тыңладык. Репертуарындагы җырларны өлкәннәр дә, укучы балалар да бик яратып җырлыйлар иде. Уку елларында, мәсәлән, мәктәбебезнең иң моңлы егете Ришат Шәйнуров „Идел буе каеннары”, „Бик еракта идек без” җырларын нәкъ Илһам Шакировча башкаруын хәтерлим. Ә иң моңлы укучы кыз Рида Якупова исә „Илкәем” җыры белән 1977 елда телевидениедән чыгыш ясады.
Мәшһүр җырчының үзе белән очрашу 1989 елда насыйп булды миңа. Мин ул вакытта мәктәптә — укытучы. Бер үк вакытта авыл клубында баянчы булып эшли идем. Хәтеремдә, укытучыыларның август киңәшмәсенә кузгалырга торганда, партоешма секретаре Әнәс абый Сәетов миңа безнең авылга Илһам Шакиров килергә тиешлеген әйтте, аның афишаларын алып, бөтен нечкәлекләрне сорашып кайтуымны үтенде.
Киңәшмә тәмамлангач, укытучыларга җырчының концерты булачак. Мин тизрәк Илһам абыйны күрергә ашыктым. Мәдәният сарае сәхнәсенә иң якын грим бүлмәсендә көзге алдында галстугын рәтләп, чыгыш ясарга әзерләнеп тора иде ул. Ашыгып керүем сәбәпле, аягым таеп китте, егыла яздым.
—Әкрен! Егыласың бит. Кая таягың?!— Күрешергә сузган кулымны алганчы Млһам абыйның миңа әйткән беренче сүзләре шулар булды. Мин аңа Көндәшле клубында эшләвемне, клуб мөдиренең урып-җыю чорында ындыр табагында эшләвен, миңа белдерүләр, билетлар алырга, аларның хакларын белергә йөкләтелгәнен тиз-тиз сөйләп бирдем. Ул миңа:
—Энекәш, мине билетлар, акча мәсьәләсе кызыксындырмый. Син миңа концерт карарга тик халыкны җый, миңа җырларга кешеләр кирәк. Ә билетлар буенча, әнә, Рафинат Сәләховка бар, алар аның карамагында, — диде.
Афишаларны, билетларны алып, залга кереп утырдым. Җырчы иң башта Салих Сәйдәшев җырын башкарды. Аннан соң тамашачыларга мөрәҗәгать итеп:
—Менә әле генә минем бүлмәгә кешеләр кереп чыкты. Укытучылар сораганнар икән, Илһам Шакиров „Туган тел”не җырламас микән, дигәннәр. Бик теләп башкарам, — дип, моңлы милли җырыбызны башкарды. Әлбәттә, җырдан алдагы сүзләре киная катыш иде... Ә саубуллашу җыры булган „Батырҗан ариясе” алдыннан: „Хезмәтегез ифрат авыр. Хәзер балалары да инде, чукынмышлар, бик усалланып баралар. Алла ярдәм бирсен сезгә”, – дип ихлас хушлашты.
Берничә көннән мин алар төркемен үзебезнең клубта каршыладым. Илһам абыйның телгә осталыгы, җор сүзлелеге, тапкырлыгы сокландырды. Китапханәче Фәнизә апа Гайфуллина клубның искелеген әйткәч, ул: „Искегә тимә — исең китәр, диләр,” — дип җаваплады. Чәй кайнатыр өчен бер бидрә су кирәклеген әйтте. Мин малайларны суга җибәрдеам, концерттан соң аш әзерләнгәнен белдердем. Җырчы: „Менә, Мәгъдән әйтә, соңыннан аш булачак, алдан чәй эчеп куя күрмәгез,” — дип шаяртты. Гомумән, аның һәр очракка нинди дә булса әйтеме, мәкале, шаян, үтемле сүзе әзер иде. Конферансье Әлифә Вәлиевамиңа җырлаганда тамак чылатырга кайнар чәй булуы зарурлыгын аңлатты. Мин моны гомерлеккә истә калдырдым.
Баянчы егетләр сәхнәдә микрофон көйлиләр, мин дә шунда. Менә җырчы яңгырашны тикшереп карарга дип, „Уянсыннар кырлар”ны көйләп җибәрде. Эчемнән әллә нинди, магнитлы дулкын йөгереп үткәндәй булды. Шундый мәшһүр, бөек кеше синең янда басып җырлап торсын әле! Могҗизага тиң минутлар иде бу.
Концерт зур күтәренкелек белән узды. Мәшһүр моң иясе тамашачыны җырны кабул итәргә әзерләп куя, аңа бәйләнешле берәр тарих сөйләп ала. Әйтик, озак вакыт тоткында булган шагыйрь Хәсән Туфан, аның хатыны Луиза Салигаскәрова турында сөйләп, шагыйрь сүзләренә Фәтхерахман Әхмәдиев язган „Ромашкалар” җырын шушы өч мәрхүм рухына атап җырлаганда зал тып-тын калып тыңлады. Мин үзем өчен бу шәхесләр турында бик күп яңалык алдым.
Биюче Халисә Шәрапова — үзенең биюләре, баянчылар Рафинат Сәләхов, Ирек Галимов, Рөстәм Вәлиевлар музыка белән әсир иттеләр. Рөстәм көйләр яза икән. Аның бер җырын Илһам ага болай тәкъдим итте:
–Җыр „Сөендек” дип атала. Сез әйтерсез инде, безгә нәрсә, сөендек ни дә, көендек ни. Безнең авыл исеме түгел лә, диярсез. Шулай да, тыңлап карагыз әле, бәлки ошар”. Җыр галәмәт көчле алкышларга лаек булды. Мин сәхнә артында идем. Илһам абый: „Рөстәм, котлыйм сине, уңышлы җыр белән!” — дип баянчы-композиторның кулын кысты.
Бу мин клубта эшләгәндә иң күп тамашачы җыелган, иң күп акча (выручка) кергән, үзем белгән 4-5 концертның берсе иде. Тамашачылардан канәгать булган җырчы безнең якларда беренче тапкыр гына булуын әйтеп, сәнгатькә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. „Микрофонны Мәгъдәнгә дә бирик әле, аның да сүзе бар”, — дип, миңа микрофон сузды.
Аннан соң инде клубка терәлеп торган Дәүләтҗан абзый Абдуллиннар (алар гомер буе артист карадылар) өенә кердек. Биредә колхоз исәбенә аш-су әзерләнгән иде. Табында минем урын Илһам абый янәшәсенә туры килде. Шунысына игътибар иттем: ул ризыкны мактап әкрен генә ашый, ә менә борычны ашка шактый күп сала. Артистлар өйдәгеләрдән концер ошаганмы-юкмы — шуны сорыйлар. Хуҗабикә Хәтифә апа: „Концерт әйбәт,тик менә тавыш бик көчле, колакка, башка бәрә, шуны киметеп булмыймы?” — диде. Илһам абый: „Хәзер техника заманы, аннан соң заман үзе дә шау-шулы, без аны үзгәртә алмыйбыз”, — дип, биредә дә җавапсыз калмады. Өстәл артында әңгәмә дә барды. Җырчы миңа Гали Ильясовның — Владивостоктан, Рафаэль Ильясовның Чүпрәледән икәнлеген аңлатты, туганнар түгел, фамилиядәшләр генә икән. Рөстәм Маликов гаиләсе белән Уфадан Казанга күчкән... Менә шулай, күңелле, җанлы итеп гәпләштек табында. Азакта Илһам абый кычкырып дога укып, барыбыз да амин тоттык. Шуннан соң колхоз автобусы артисларны район үзәгенә кунакханәгә алып китте. Бу мәшһүр җырчының безнең якларга беренче һәм соңгы килүе булды. Бу 1989 елның 27 августы иде.
... Бөек җырчы дөньяны калдырды. Бер уйласаң, дөнья үзе дә бит Илһам Шакировсыз калды. Күңелләрдә аның илаһи моңы салган илһам, дәрт яши. Аның тапкыр сүзләре, зирәк фикерләре яши. Очрашуга чирек гасыр вакыт узып, аякта йөрү авырлашкач, мин аның „Кая таягың?” дигән сүзләрен искә алып, таяк белән йөри башладымю Беренче күрүчеләр „Нигә таяк белән йөрисең?” дисәләр, „Илһам Шакиров шулай кушты”, дип шаяртам. Аны шулай ике генә тапкыр күрүемне, концертында булуымны (ул концертта яздырылган кассета миндә әле дә саклана), хәтта бер табында янәшә утыруымны үзем өчен зур мәртәбә итеп санадым. Ә бу язмада бәян ителгән хатирәләр Илһам абыйның рухына бер мәрсия, бер дога булып ирешсен иде. Амин.
Мәгъдән ФАЗЫЛОВ.
Читайте нас: