Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 февраль 2019, 12:28

Балтач табиблары “Тамаша”га чакыра

Балтач районында үзешчән театр коллективларының “Тамаша” фестивале чикләрендә, 14 февраль көнне үзәк район больницасы һәвәскәрләре Зиннур Хөснетдиновның "Кик-ри-күк" комедиясен сәхнәгә куячак.



Русия Федерациясендә һәм Башкортстан Республикасында “Театр елы”, Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган мәдәни чаралар чикләрендә, районда үзешчән театр коллективларының “Тамаша” фестивале дәвам итә.

Фестивальне дәвам итеп, үзәе район дәваханәсе һәвәскәрләре балтачлыларга Гашыйклар көненә рухи бүләк ясамакчы. Бу көнне табиблар һәм үзәк район больницасының башка хезмәткәрләре район мәдәният сарае сәхнәсендә “Кик-ри-күк” комедиясе белән чыгыш ясаячак.
Әсәрне Шәйхи Маннур, Фәтих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының җатказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснетдинов(Зиннур Хөснияр) иҗат иткән.
Комедияне режиссер Камилә Халикова сәхнәгә куя.
Тамаша 14 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: