Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль 2019, 00:46

Нөркәлеләр олы сәхнәгә “Йөрәк мае”н алып чыкты

Балтач районында һәвәскәр театр коллективларының "Тамаша" район фестивален бүген Нөркә авыл мәдәният йорты каршындагы "Мирас" Халык театры артистлары башлап җибәрде.

Русия Федерациясендә һәм Башкортстан Республикасында “Театр елы”, шулай ук Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллык юбилее уңаеннан районда бихисап мәдәни чаралар планлаштырыла. Район үзәге оешма, предприятиеләре, авыл җирлекләре мәдәният йортлары, клублары каршында эшләп килгән һәвәскәр театр коллективларының “Тамаша” район фестивале шуларның берсе.
Сер түгел. Дәүләт театрларында һөнәрманнар спектакльне кимендә ике ай дәвамында әзерли. Әле “Театр елы” башлануга айдан чак кына артыграк вакыт үтте. Ә Нөркә авыл мәдәният йорты каршындагы “Мирас” халык театры “Тамаша” район фестивален башлап җибәрергә дә өлгерде. Фестивальне ачып җибәргән һәвәскәрләргә район мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов уңышлар теләде.
Нөркәлеләр драматург Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясен сәхншләштергән. Этнографик комедия бу. Анда мишәр этник төркеме вәкилләре яшәгән авылдагы маҗараларга бай вакыйга сурәтләнә.
—“Санта—Барбара” карарга кайтасы бар,—дигән сүзләр комедия барышында күп тапкыр яңгырады. Ә “Йөрәк маем” үзенә бер “Санта-Барбара”. Авыл халкы үз-үзенә бикләнгән.
Халык театры артисты спектакльдә рольне халыкчан башкаруы белән тамашачыны үзенә җәлеп итә. Нөркәлеләр чыгышларының башыннан ук тамашачыны комедия дөньясына алып кереп китте.
Аләүетдинның күңелен (Әхнәви Гыйльванов) авылда гореф-гадәтләрнең онытылуы, кичке уеннар гөрләп торган күл буйлары тынып калуы әрнетә. Кайчандыр Ерак көнчыгыш тарафларында хезмәт итеп кайткан карт моряк тагын да Япониягә барып кайту турында хыяллана. Ә Асимәттәй(Светлана Хафизова) буй җиткән өч оныгын сазаган итмәс өчен җан атып йөри. Әйтерсең, цирктагы дрессиоровщица. Көянтә-чиләк белән су ташыган оныкларының һәрберсен Зөһрә кыз итеп күрәсе килә. Бер оныгына булса да Аләүетдин һәм Айшәбикәнең(Флүзә Әхәтова) Аймәт(Наил Фәридонов) исемле улы күз атуын тели.
Ә Аймәт – бу комедиядә шаян егет. Ул мыек астыннан көлгән сыман, әти-әнисен дә, Асимәттәйне дә, дус кызларын да кайсын шаярта, кайсын юата, хәтта бала көйләгәндәй тынычландыра да. Шулай ук Рузилә Хәмәтова, Марат Әминев, Гөлназ Шайбәкова, Ирина Хәбибрахманова, Илүсә Кашапова, Фидалия Нисафетдинова да рольләрен оста башкарды.
Сәхнәдә бер декорация. Вакыйга басмалы, тирәсендә нарат агачлары үскән күл буенда бара. Күл ярлары буендагы көймәгә утырсаң, чынлап Япониягә йөзеп китәрсең кебек. Артистлар көймәгә тезелешеп утыргач, сәхнәгә чыккан кызларның Япония ритмнарына биюе шуны аңлатты сыман.
Тамаша көлкеле күренешләргә бай булды. Ләкин “Йөрәк маем”ның асылы аңлашылып бетмәде. Ә рольләрне оста башкарган артистларга “биш”ле.
Гомумән, районда “Тамаша” фестивале уңышлы башланып китте.



—Халык театры артистын бернинди һөнәрман да алыштыра алмый. Чыгыш ясаган авылдашларымның сәхнә осталыгына сокланып, алар белән горурланып утырдым,— диде Нөркә авыл җирлеге хакимияте башлыгы Флидә Гыйндуллина, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Нөркәлеләр эстафетаны үзәк район больницасы үзешчәннәренә тапшырды. Бу коллектив 14 февраль көнне Зиннур Хөсниярнең “Кикрикүк” комедиясен сәхнәгә куячак.
Читайте нас: