"Яндар йук" мари җырын башкаручыларны бәйгегә чакыра
20 февраль көнне Магашлы Алмантай авыл мәдәният йортында мари җырын башкаручылар арасында "Яндар йук" район бәйгесе үтә.
20 февраль көнне Магашлы Алмантай авыл мәдәният йортында мари җырын башкаручылар арасында "Яндар йук" район бәйгесе үтә.
Русия Федерациясендә һәм Башкортстанда "Театр елы"на багышлап, милли мәдәниятне үстерү, җыр башкаручы үзешчән сәнгать осталарын барлау максатында, бәйгене район Хакимитятенең мәдәният бүлеге, район мәдәният сарае, Түбән Сикияз авыл җирлеге хакимияте, мариларның "Эрвел марий" урындагы милли-мәдәни оешмасы берлектә оештыра.
Конкурс ялгыз башкаручылар, гаилә, вокаль һәм фольклор ансамбльләре арасында үтәчәк. Бәйгедә катнашучы мари телендә шагыйрь һәм композитор иҗат иткән җыр яки такмак башкарырга тиеш.