Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 гыйнвар 2019, 16:58

Балтачта рәсми рәвештә „Театр елы” ачылды

Балтачта агымдагы елның 8 февраль-13 декабрь көннәрендә „Театр елы”на һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган „Тамаша” район фестивален үтә.

Русия Федерациясе Президентының 2018 елның 28 апрелендәге „Русия Федерациясендә Театр елын үткәрү турында” 181 санлы Указын, Республика Башлыгының, Русия Федерациясе Президенты Указын үтәүгә юнәлтелгән, „Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү турында” боерыгын тормышка ашыру, халыкны сәнгатькә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, рухи кыйммәтләрне үстерү максатында районда агымдагы елның 8 февраль-13 декабрь көннәрендә оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре һәвәскәрләре арас ында театр коллективларының „Тамаша” район фестивале үтәчәк. Район Хакимияте башлыгы шул хакта боерык чыгарды. Фестивальнең Положениесе, чыгышлар графигы расланган.
Аларгы ярашлы, һәвәскәрләр төрле жанрдагы ике сәгатькә кадәр дәвам иткән драма әсәре сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш. Спектакльләр район мәдәният сарае сәхнәсендә күрсәтелә. Чыгышларны сәнгать белгечләре, сәхнә ветераннарын берләштергән жюри комиссиясе бәһалаячак. Фестивальгә 13 декабрь көнендә йомгак ясау планлаштырыла.
Районда Театр елына 23 гыйнвар көнне район мәдәният сарае сәхнәсендә башкаланың „Нур” татар дәүләт театры артистлары чыгышы старт бирде. Балтачлылар бу көнне Туфан Миңнуллинның режиссер Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән „Алты кызга бер кияү” комедиясен тамаша кылды. Спектакльдә төп рольләрнең берсен якташыбыз, Тутагач авылы кызы, Башкортстанның атказанган артисты Лияна Хәертдинова башкарды.
„Тамаша” район фестивале традицияләргә бай мәдәни чара дип әйтергә тулы нигез бар. Соңгы ике елда ул республика бәйгесе статусы алды. Фестивальне оештыручылар быелгы „Тамаша” яңа ачышлар алып килер, театр тормышында яңа исемнәр белән таныштырыр дигән өметтә кала.
Быелгы „Тамаша” фестивале 8 февраль көнне Нөркә авыл җирлегендә яшәүче һәвәскәрләр Туфан Миңнуллинның „Йөрәк маем” спектакле белән башланып китәчәк
Театр елын ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов фестивальдә катнашачак балтачлыларга уңышлар теләде, һәр чыгышны тамаша кылырга чакырды. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, якташыбыз Алик Локманов та Балтач районында Театр елын ачу тантанасында катнашты. 11 март көнендә район мәдәният сараенда аның иҗат кичәсе узачак. Күпкырлы талантлы шәхес якташларын, иҗатташ дусларын җылы кичәдә көтеп калачагын белдерде. * * *
„Театр елы”на һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган „Тамаша” район фестивален үткәрү графигы
Оешма, прдприятиеләр, авыл җирлекләре
Үткәрү көне
Җаваплы белгечләр
Нөркә авыл җирлеге
8 февраль
А. Әхмәтсафиева, А.Фәйрушин
Үзәк район дәваханәсе, „Шифа” аптекасы
15 февраль
К. Халикова, А.Рәҗәпов
Мәгариф бүлеге, Иске Балтач башлангыч мәктәбе, „Кояшкай”, „Буратино”, „Дюймовочка”, „Белоснежка”, „Миләшкәй” балалар бакчалары, балалар иҗат үзәге, балаларның һәм үсмерләрнең спорт мәктәбе
1 март
Г. Галләмова, Ш. Фәрхуллин
Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе, „Теремок” балалар бакчасы
15 март
Ә. Нуркаева, Ф. Юнысов
Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе
29 март
А. Әхмәтсафиева, А.Фәйрушин
„Башинформсвязь” җәмгыяте, „Почта России” бүлекчәсе, „Балтач таңнары” гәзите редакциясе, „Сельэнерго” җәмгыяте, „Газпромгазораспределение Уфа” җәмгыятенең Иске Балтач бүлекчәсе, индивидуаль эшкуарлар, Сбербанк, Россельхозбанк
5 апрель
Г. Шәрифуллина, Г.Мулланурова
„Гаилә”төньяк районара үзәге, реабилитацияләү үзәгенең Иске Балтач филиалы, Пенсия фонды идларәсе, „Изге уй” халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәге, „Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте, „Росгосстрах”, район ветеринаврия станциясе, юл төзү һәм ренмонтлау идарәсе
12 апрель
А. Нәфыйкова, Л. Нигъмәтуллина
Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжы
19 апрель
.Г. Шәисламова, И.Фәридонов
Район Хакимияте
26 апрель
К. Халикова, А.Рәҗәпов
Тушкыр авыл җирлеге
3 май
.Г. Шәисламова, И.Фәридонов
Богдан авыл җирлеге
17 май

В . Сәхипова, Ш.Фәрхуллин
Тучыбай авыл җирлеге
6 сентябрь
А.Әхмтсафиева, А.Фәйрушин
Штәнде авыл җирлеге
13 сентябрь
В . Сәхипова, Ш.Фәрхуллин
Көндәшле авыл җирлеге
20 сентябрь
А. Нәфыйкова, Л. Нигъмәтуллина
Иске Янбай авыл җирлеге
27 сентябрь
Ә.Нуркаева, Ф.Юнысов
Югары Янактай авыл җирлеге
18 октябрь
Г.Шәисламова, И.Фәридонов
Түбән Карыш авыл җирлеге
25 октябрь
К.Халикова, А.Рәҗәпов
Түбән Сикияз авыл җирлеге
1 ноябрь
Г.Шәрифуллина, Г.Мулланурова
Иске Балтач авыл җирлеге
8 ноябрь
К.Халикова, А.Рәҗәпов
Шәвьяды авыл җирлеге
15 ноябрь
Г.Шәрифуллина, Г.Мулланурова
Көнтүгеш авыл җирлеге
22 ноябрь
Ә.Нуркаева, Ф.Юнысов
Сәйтәк авыл җирлеге
29 ноябрь
А.Әхмтсафиева, А.Фәйрушин
Ялангач авыл җирлеге
6 декабрь
А. Нәфыйкова, Л. Нигъмәтуллина
Гала тамаша
13 декабрь
Г.Шәисламова, Г.Галләмова, И.Фәридонов



Читайте нас: