Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 гыйнвар 2019, 12:38

“Нур” татар театры актрисасы балтачлы Лияна Хәертдинова райондашларын тамашага чакыра

Уфа «Нур» татар дәүләт театрына Балтачтан берьюлы ике талант иясе үзенең язмышын бәйләгән.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрына Балтачтан берьюлы ике талант иясе үзенең язмышын бәйләгән.
Алар икесе дә бер гаиләдән, бер ата-ана тәрбиясе алып үскән һәм балачак хыялын тормышка ашырган Хәертдиновлар. Бүген инде алар “НУР” татар дәүләт театрының абруйлы артистлары — Башкортстанның атказанган артисткасы Лияна Хәертдинова һәм аның бертуган энесе – Эльмир Хәертдинов.
Лияна Хәертдинованың 25 еллык иҗат юлына күз салсаң – 60ка якын исемлек күрәсең. Бу аның сәхнә эшләре, алар бар да актрисаның йөрәге, күңеле аша үткән. Күпме хис, күпме җан җылысы салынган аларга! Нинди генә образларга керергә туры килмәгән дә, нинди генә язмышларны уртаклашмаган ул. Комедияләрдә көлдергән, драмаларда елаткан, һәр күңелгә ниндидер уй, тирән фикер салырга тырышкан.
Иң зур бүләк тамашачы алкышлары, халык мәхәббәте булса, дәүләт тарафыннан да аның эше лаеклы бәясен ала. Театрның 25 еллык юбилей көннәрендә Лияна Хәертдинова “Башкортстанның атказанган артисткасы” дигән Мактаулы исемгә лаек була. Кем-кем, әмма Лияна Муллахмәт кызы өчен озак еллык хезмәт җимеше үтә дә татлыдыр! Чөнки ул җаны-тәне белән театрга бирелгән, бар гомерен сәхнәгә, иҗатка багышылаган тынгысыз шәхесләрнең берсе. Нинди генә роль булмасын – зурмы –бәләкәйме - ул аны җиренә җиткереп эшли. Чын артист өчен рольнең зуры-бәләкәе булмый, дип әйтәләр. Лияна Муллахмәт кызы әнә шул сыйфаты белән дә коллегаларының һәм режиссёрларының хөрмәтен яулаган актриса. Бәләкәй генә рольдә дә ул үзен зур актриса итеп күрсәтә белгән оста. Ә Ә. Атнабайның — “Игезәкләр”, М. Кәримнең — “Кичке табын”, Т. Миңнуллинның —“Гөргөри кияүләре”, “Алты кызга бер кияү”, Н. Гаетбайның — “Балконнан төшкән мәхәббәт”, М. Кунафинның— “Кояшлы якка чык!” , Т. Гыйззәт, Җ. Фәйзинең — “Башмагым” кебек птесалар буенча куелган спектакльләрдәге героинялары тамашачы күңелендә аеруча кайнар хисләр уята.
Талантлы якташларының уңышлары белән балтачлылар да горурлана ала. Туган ягы турында сүз чыкканда Лияна Муллахмәт кызы үзе дә балачагы үткән Тутагач урамнарын, урман-суларын, тау-яланнарын зур сагыну белән искә ала. Ихтирам белән авылдашлары, укытучылары турында сөйли. Нинди генә үрләргә үрләсә дә туган төбәге белән арасын өзми ул. Театрны әледән-әле гастрольләр белән Балтачка алып кайта. Ямьле очрашулар үткәрә, барысына сый-хөрмәтен, җылы сүзен җиткерә. Тиздән Балтач тамашачысын тагын шундый матур очрашу көтә. 23 гыйнварда район мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алты кызга бер кияү” спектакле үтәчәк. Спектакльдә төп рольләрнең берсен Балтач гүзәле — Башкортстанның атказанган артисткасы Лияна Хәертдинова башкара. Спектаклебезгә рәхим итегез, хөрмәтле балтачлылар!
Гөлнур УСМАНОВА.
(Тулы язма белән "Балтач таңнары" гәзитендә таныша аласыз).





Читайте нас: