Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 гыйнвар 2019, 18:28

Балтач китапханәсендә театр елын ачтылар

Театр елын ачу уңаеннан, Балтач үзәк китапханәсенең балалар китаханәсе хезмәткәрләре “Могҗиза тулы сквояж” дип аталган сәяхәт-уен оештырды.

2019 ел Русиядә Театр флагы астында узачак.
Театр елын ачу уңаеннан, Балтач үзәк китапханәсенең балалар китаханәсе хезмәткәрләре “Могҗиза тулы сквояж” дип аталган сәяхәт-уен оештырды. Уенга Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучыларын чакырдылар.

Мәктәп укучылары уен барышында үзләрен актер итеп тоеп карады, театр викторинасы сорауларына җавап бирделәр, курчак театрына тамаша кылдылар...
Театр эшлеклеләре тормышын һәм хезмәтен чагылдырган басмаларны туплаган күргәзмә белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.
Сәяхәт-уен барышында балалар кеше тормышында театр әһәмиятле роль уйнаганлыгына инанды.




Читайте нас: