Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 ноябрь 2018, 17:44

Балтачта „Тамаша-2018” гран-приен уфалылар яулады

Балтачта узган „Тамаша-2018” гран-приен Уфа шәһәренең "Корыч" башкорт халык театры яулады.

Иске Балтач ике көн дәвамында театр тормышында кайнады, авылда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Халык театрларының театр аксакалы, Русиянең югары мәктәбе атказанган хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, профессор Фәрдүнә Касыймова призына „Тамаша-2018” республика фестивале тәмәм.
—Республика күләмендәге мәдәни чарада театр сәнгатен сөючеләр үзләренең күңел байлыгын тамашачыларга бүләк иттеләр. Рәхмәт аларга. Яшәсен театр!— диде Башкортстанның халык артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Сара Буранбаева, быелгы „Тамаша” ның ачышларга бай булуына сөенечен белдереп.
Фестивальне ябу тантанасын алып баручылар билгеләвенчә, ике көн эчендә 13 спектакль куелган, район мәдәният сарае сәхнәсендә 138 роль уйналган.
Фестивальнең төп призы хуҗасы, райондашыбыз Фәрдүнә Касыймовага хөрмәт күрсәтү уңаеннан, чараны ябу тантанасы да аның бала чагыннан алып тормыш һәм хезмәт юлын сурәтләгән күренешләрдән башланып китте.

(Фото редакция архивыннан)

—Бүген минем туган авылымда шундый зур бәйрәм. Безнең ил белән чиктәш дәүләт ызгышка омтылган мәлне, мәдәниятле Балтач бәйрәм рухы белән яши. Мостай Кәрим сүзләре белән әйткәндә, кайда мәдәният югары дәрәҗәдә, анда җәмгыять тә бар. Киләчәктә дә мәдәният җәмгыятьнең башында торсын,—диде Фәрдүнә Касыймова фестивальне оештыручыларга, „Тамаша”да катнашучыларга ихлас рәхмәтен җиткереп.
Фикер ияләре сүзләренә таянып әйткәндә, театр ул зәвыклыларның, фикердәшләрнең очрашу урыны да. Фестиваль барышында театр белгечләре белән мастер- класслар да оештырдылар.
„Тамаша-2018” фестивален ябу тантанасында Яңавыл, Борай районы, Дүртөйле районы Семилетка авылы, Благовар, Аскын районы, Уфа шәћәренең „Корыч”, халык театрлары сәхнәләштергән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Аларны тамаша кылганнан соң җиңүчене дә якынча чамаларга мөмкин иде. Ә җиңүчене, әлбәттә, Русиянең югары мәктәбе атказанган хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, профессор Фәрдүнә Касыймова җитәкчелегендәге жюри билгеләде.


Номинацияләрдә җиңүчеләгә бүләкләрне Башкортстан Республикасы Халык иҗаты үзәгенең театр юнәлеше буенча баш белгече, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Калмурзина тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында „Мирас” Нөркә авыл мәдәният йорты каршындагы „Мирас” халык театры актеры Әхнәви Гывйльванов та бар.


„Тамаша”да 3-1 урыннарны яулаган Борай районының „Заман”, Бакалы районының Нәҗип Әсәнбаев исемендәге, Уфа районы Миловка авылының „Мираж” театры җитәкчеләре Башкортстанның халык артисты, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия дравма театры артисты Сара Буранбаева кулларыннан бүләкләр алдылар.



Ә „Тамаша-2018” фестиваенең гран-приена Ибраһим Абдуллинның „Тиле яшьлек” пьесасын уңышлы сәхнәләштергән Уфа шәһәренең „Корыч" башкорт халык театры лаек булды. Театр режиссеры Илнур Локмановка Фәрдүнә Касыймова үзе язган китапны да бүләк итте.
—Киләсе елда да шушы сәхнәдә театр бәйрәмендә очрашырга язсын,—диде Фәрдүнә Касыймова, быелгы бәйрәмгә карата булган тәэссоратлары белән уртаклашып.
Фотолар район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Инстаграмыннан
Читайте нас: