Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 ноябрь 2018, 17:04

Балтач театр „башкаласы”на әверелде

Бүген Балтачта халык театрларының "Тамаша-2018" республика фестивале ачылды. Унике районнан килгән театр коллективлары театр аксакалы Фәрдүнә Касыймова призын яулау өчен ике көн дәвамында сәхнә осталыгын сынаячак.

Халык театрларының “Тамаша” республика фестиваленең Иске Балтачта үткәрелүе очраклы түгел. Чөнки безнең район сәнгатьнең бу өлкәсендә үсеш алган төбәк буларак инде күптән танылган.
Театр коллективларының 2008 елдан башлап район күләмендә үткәрелеп килгән “Тамаша” смотр-фестивале узган елда республика бәйгесе төсен алды. Былтыр “Тамашада” республиканың төрле районнарыннан дистәгә якын коллектив катнашкан булса, быел район мәдәният сарае сәхнәсе Октябрьский , Нефтекама, Уфа шәһәрләре, Аскын, Бакалы, Балтач, Борай, Бишбүләк, Дүртөйле, Яңавыл, Уфа районнарыннан килгән үзешчән актерларны каршы алды. Барлыгы унике коллектив.
—“Тамаша” фестивале — ул изге традиция һәм уникаль проект. Театр сәнгатен үстерү һәм пропагандалауның абруйлы мәйданчыгы. Быелгы фестиваль дә яңа идеяләр һәм гүзәл ачышлар чыганагы булсын,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бәйгедә катнашучыларга һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.
Һәр өлкәдә халык яңалык күрергә омтыла. Театр сәнгатен сөючеләр дә дрматурглардан, актерлардан, режиссерлардан яңа ачышлар көтә. Былтыр Балтач район халык театры классик драматургия әсәрен сайлап, “Башмагым” комедиясен ремикс форматында сәхнәгә куйды. Коллектив уңышлы чыгыш ясап, фестиваль гран-приена лаек булган иде.
Ә быелгы фестиваль яңалыкка тагын да баерак. Чөнки ул Башкортстан Республикасының атказанган мәдният эшлеклесе, Русиянең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, профессор, райондашыбыз Фәрдүнә Касыймова призына үтә.

“Тамаша” фестивалендә ул жюри комиссиясен җитәкли. Шулай ук театр белгечләре белән мастер-класслар оештырачак. Ә чыгышларны тетар актрисасы, Башкортстанның Халык артисты, Русиянең театр эшлеклеләре әгъзасы Сара Буранбаева, Республика Иҗат үзәгенең театр сәнгате әйдәүче белгече, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Калмурзиналар да бәһалаячак.

—Хөрмәтле якташларым, туганнарым, бүгенге фестивальнең минем исем белән бәйләп үткәрелүе—ул укучыларым инициативасы,—диде Фәрдүнә Касыймова фестивальне ачу тантанасында ясаган чыгышында, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Балтач район Хакимиятенә һәм аның мәдәният бүлегенә рәхмәтен белдереп..
Илле ел эчендә ул 500дән артык театр белгече үстергән. Әлбәттә, укучы укытучысын уздырса гына нәтиҗә күренә. Фәрдүнә Касыймованың элекке “шәкерт”ләре бүген Русиянең төрле нокталарында зур сәхнәләрне яулый. “Ташаша-2018” фестивален ачу тантанасы да аның укучысы Редик Ганиев әзерләгән тмаша белән башланып китте.

—Театр—ул тормышыбыз көзгесе. Сәнгатькә сөюем авыр сугыш елларында башланып китте. Ул чакта район үзәгенең элекке мәдәният йортында без төрле әсәрләр сәхнәләштереп, халыкның рухын күтәрергә тырыштык. Нинди генә авыр чор булса да, без яшь чакта театр актерларын зал тулы тамашачы каршылый иде. Фестиваль барышында тамаша залы тулы булуын телим. Театр бит ул халыкны тәрбияләү чарасы да,— диде Фәрдүнә ханым, балтачлыларны спектакльләрдән фәһем алырга чакырып. "Тамаша" пәрдәсен ачарга өч тапкыр кыңгырау чңлату хокукы да Фәрдүнә ханыма бирелде.

Жюрига җиңүчене ачыклау җиңел булмас. Коллективлар төрле жанрдагы драма әсәрләрен сәхнәләштергән. Нинди генә әсәр булмасын, ул уңышлы тәмамлана һәм актер чыгышы халыкны яхшылыкка өнди. Моңа дәлил сыман “Тамаша-2018” фестивале Яңавыл районы “Хәят” татар халык тетары актерлары сәнәләштергшән драматург Фларид Бүләковның “Изге гамәл” драмасы белән башланып китте.
Матбугат хезмәткәре күзлегеннән караганда, яңавыллылар бик матур ачыш ясады үзләренең чыгышында. Сәхнәдә бер декорация, бары ике актер. Тамашаның беркадәр өлеше видеопроектор аша җиткерелә. Музыка, күренешләрне ут белән озату юнгары дәрәҗәдә. Спкектакльне оста режиссер сәхнәгә куйганлыгы күренеп тора. Гомумән, Абдулланың, хәләл җефете Фатимага, “яратам” дигән сүзне әйткәнен көткән тамашачы һич кенә арымады.
Ике көн дәвамында бихисап матур чыгышларга сокланырбыз әле.
Читайте нас: