Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь 2018, 17:28

Таныш булыгыз: Балтачның өметле биючесе Ильнара Фассахова!

Районда яшь талантлар күп. Аларның сәләтләрен ачу, арытабан үстерү мөмкинлекләре дә юк түгел. Теләгән кыз һәм малайлар балалар сәнгате мәктәбе, район мәдәният сараенда эшләп килгән түгәрәкләрдә шөгыльләнә.

Уку алдынгысы Ильнара Фассахова өметле яшьләрнең берсе. Сурәт төшерергә яраткан кыз, балалар сәнгате мәктәбенең сәнгатьле рәсем төшерү бүлеген тәмамлаган. Кыз бәләкәйдән бию түгәрәгенә йөри. „Гөрләвекләр” үрнәкле бию коллективының иң сәләтле биючеләренең берсе.
Бию сәнгатенә гашыйк Ильнара киләчәктә фармацевт булырга хыяллана. Нинди һөнәр кешесе булса да, бию техникасын белү үзенә комачауламас. Сәхнәгә чыгып өзә басып биюенә зал тулы тамашачының ихлас алкышлавы күңеленә дәрт, илһам өстәсен!
Читайте нас: