Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 ноябрь 2018, 10:09

Шәвьяды авыл җирлеге үзешчәннәре тамашачыга „Көзге моңнар” бүләк итте

Үзешчән сәнгать осталары арасында дәвам иткән „Авылым бизәкләре” район фестивале халык энҗеләрен барлый. Шәвьяды. Текән, Тибел, Күзәй авылларында гомер иткән төрле буын сәнгать осталары Балтач тамашачысына „Көзге моңнар” дигән концерт программасы тәкъдим итте.

Үзешчән сәнгать осталары арасында дәвам иткән „Авылым бизәкләре” район фестивале халык энҗеләрен барлый. Шәвьяды. Текән, Тибел, Күзәй авылларында гомер иткән төрле буын сәнгать осталары Балтач тамашачысына „Көзге моңнар” дигән концерт программасы тәкъдим итте.
Талантлар бар Шәвьяды төбәгендә. Авыл җирлеге башлыгы Флүр Акберов үзе үк талантлы ир-егет. Баянчылар ансамблендә чыгыш ясады, халык күңеленә юл тапкан „Болытлар агар инде” җыры белән тамашачы сөюен яулады.
Мари, удмурт, татар, башкорт, урыс милләт вәкилләре яшәгән авылларда үзара дуслык, татулык өстенлек итә, халык тормышка гашыйк. Бу концерт программасында да чагылыш тапты. Авыл интеллигенциясе, депутатлар, укытучылар, укучылар, студентлар, авыл яшьләре, өлкән буын вәкилләре — берсе дә читтә калмый, программага үз моңын кушкан.
Үзенчәлекле тамашаның ир-егетләр ћәм хатын-кызлар вокаль ансамбле башкаруындагы „Танып буе әрәмә” җыры туган җиргә сөю белән сугалылган мактау булып яңгырады.
Кабатланмас моң ияләре Назилә Хафизова, Дания Сафиуллина, Гөлчәчәк Вәлиева, Флорида Сафиуллина, Гөлназ Шәрифуллина, Гүзәл Хөснуллина, Әлфинә Нуркаеваның чыгышына тамашачы ихлас алкышлады. Ир-егетләр вокаль ансамбле башкарган „Актанык” җырын, Дания Сафиуллина белән Назилә Хафизова дуэты башкаруында яңгыраган Шәвьяды — Балтач арасын „кыскарткан”, шушы буын кешеләренең яшьлек елларында яратып башкарган „Кил каршыма, туган авылым” җырын залдагылар тын калып тыңлады.
Ансамбльләр чыгышы программаны тулыландырды. Шәвьяды мәктәбе бию коллективының башкорт биюе „Беләзек”, „Ший памаш” мари фольклор ансамбленең мари такмаклары, яшь талантлар Эмма Гаттарова, Кристина Хисаметдинованың заманча биюе, авыл җирлеге бию ансамбле башкарган урыс биюе, шаян мари биюе, мәктәп коллективының татар биюе төрле милләт кешеләренең үзара аңлашып, бер гаилә балаларыдай дус ћәм тату яшәвен чагылдырды, олы яшьтәге Лира Сарваевынаң „Чабата” биюен өзә басып башкаруы иң чагу чыгышларның берсе булды.
Кулларында баян телләрен коштай сайраткан ир-егетләр дә бар Шәвьяды төбәгендә. Дүрт баянчының халык көйләренә тезмәсе, шушы яктан чыккан,районда билгеле музыкант Илшат Нуркаевның авылдашларын яклап ясаган чыгышы күңелгә дәрт өстәде.
Әлбәттә, костюмнар, сәхнә киемнәре, үзешчән сәнгать осталарының сәхнәдә үз-үзләрен тиешле тотуы турында да әйтергә тиешмен.
Дания Сафиуллина белән Лилия Нигамәтуллина алып барган тамаша бай эчтәлекле, халык сусаган моңнарга корылганлыгы белән аерылып торды. Тик чарага халыкның актив йөрмәве генә бераз күңелне кыра. Гомумән алганда, район мәдәният бүлеге, мәдәният сарае белгечләре тарафыннан әзерлек барышында салынган тырышлыкның нәтиҗәсе булды. Афәрин, шәвьядылылар!
Фестиваль эстафетасын Шәвьяды авыл җирлеге башлыгы Флүр Акберов Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршинага тапшырды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: